Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “РИТЭК” ҖЧҖ генераль директоры Ренат Нургалиев белән очрашты.
Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды.
Ренат Нургалиев “РИТЭК” ҖЧҖ генераль директоры итеп 2020 елның декабрендә билгеләнә. Очрашуда Татарстан территориясендә компаниянең җитештерү эшчәнлеген алга таба үстерү турында фикер алыштылар.
“РИТЭК” - нефть-газ чыгару предприятиесе, ул “ЛУКОЙЛ” төркеменә керә. Татарстан Республикасының кече нефть чыгару предприятиеләре арасында зур компанияләрнең берсе. Углеводородларның авыр чыгарыла торган запасларын чыгару һәм нефть бирүчәнлекне арттыру өчен яңа технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү буенча махсуслаша.