“ICL КПО ВС” компаниясе сәнәгать электроникасы чыгару буенча яңа завод бүген Татарстан Лаеш районы Усады авылында үз эшен башлады. Җитештерүне кузгатып җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты.
Сәнәгать электроникасы җитештерү буенча яңа завод төзелеше Усады авылында 2012 елда башланган иде. Бөтен проект өч өлешкә бүленгән иде, һәрберсенең җитештерү куәте елына 350 мең әйбер. Суммар куәте – елына 1 млн. эшләнмә. Бүген предприятиенең беренче чираты эшләтеп җибәрелде, анда 250 белгеч эшли. Инвестицияләр 600 млн сум тәшкил итте.
Татарстан Президентына яңа предприятиедә җыелачак компьютерларны күрсәттеләр. Бу серверлар, җиһазландыру өчен “нечкә клиентлар”, аерым алганда, табибларның эш урыннары өчен, ПК-моноблоклар, якланылган элемтә системалары элементлары, мәктәп ПК, ноутбуклар.
“ICL КПО ВС” генераль директоры Виктор Дьячков Рөстәм Миңнехановка компаниянең перспективалары турында сөйләде, шулай ук Татарстан Республикасы Президентына кайбер эшләнмәләрне күрсәтте. Аерым алганда, В.Дьячков ТКХ өлкәсе өчен компаниядә төзелгән мәгълүмат системасы турында сөйләде. “ICL КПО ВС” җитәкчелеге ассызыклаганча, бу система барлык өлкәнең максималь ачыклыгын тәэмин итәчәк. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга компания тәкъдимен җентекләп өйрәнергә кушты.
“ICL КПО ВС”җитәкчесе шулай ук компаниянең Лаеш районындагы мәйданчыкта үзләренең киләчәк үсешен, шул исәптән бүген эшләтеп җибәрелгән завод территориясе якын урнашкан “Иннополис” МИЗның икенче мәйданчыгы резидентларына бирелә торган өстенлекләрдән файдаланып, күз алдына китерүен ассызыклады.
Завод ачканда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов масштаблы проектны гамәлгә ашыру срогының кыска булуы турында әйтеп үтте. “Бер ел элек кенә без нигезенә капсула салган идек һәм бүген инде заводны ачып та җибәрдек. Монда 250 кеше эшли, елына 300 меңнән артыграк әйбер чыгарылачак, бу әле беренче этабы гына”, - дип асызыклады Р.Н. Миңнеханов.
“Тормыш үзгәрә бара, без мәгълүмат технологияләре заманында яшибез. Һәм монда җитештерелә торган продукция бик кирәкле", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
Яңа предприятие өчен аэропортка, интермодаль тимер юл тармагына һәм төзелә торган “Смарт Сити”га якын уңышлы урын сайланган дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов “ICL КПО ВС” командасына амбициоз планнарны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде һәм бөтен дәрәҗәдәге хакимиятләргә шундый проектларга ярдәм күрсәтергә, алар үсеше өчен лаеклы шартлар тудырырга өндәп мөрәҗәгать итте.
Олы кунаклар символик кнопкага бастылар һәм яңа җитештерүгә старт бирделәр.