Казан дәүләт финанс-икътисад институтының “Эшлекле идарә итү остасы” чыгарылышы

2008 елның 14 июле, дүшәмбе
Казан ратушасында Казан дәүләт финанс-икътисад институтының “Эшлекле идарә итү остасы” чыгарылышына багышланган тантаналы кичә үткәрелде. Әлеге әһәмиятле вакыйга уңае белән барлык катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры Борис Павлов котлады. Тантаналы кичәдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары В.Г.Соловьев, Казан дәүләт финанс-икътисад институты ректоры Ш.М.Вәлитов, КДФИИның МВА программасы директоры А.М.Ганеев, ICN менеджмент мәктәбе директоры, ESIDEC директоры Жан-Пьер Муро, икътисад буенча Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин, җитәкче һәм белгечләре шул ук “Эшлекле идәрә итү остасы” программасы чыгарылышыннан булган «КАМАЗ», «Татэнерго», «Казан газпромтрансгаз» ААҖ ләре вәкилләре катнашты. Казанда МВА программасы 2008 елдан алып гамәли эштә кулланыла. 8 ел эчендә 312 кеше программаны уңышлы бетерде һәм эшлекле идарә итү остасы дипломы алды. Быел исә 50 кеше тәмамлады, аларның 46 сы - югары буын идарә итү җитәкчеләре, 3 кеше - урта буын җитәкчесе һәм 1 се - төп белгеч. Хәзерге вакытта 64 кеше белем ала.
Беренче вице-премьер чыгарылышны МВА программасын тәмамлау һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтының МВА Программасы дөньядагы 1000 иң яхшы бизнес-мәктәпләр исемлегенә керүе белән тәбрик итте.
Белемнең системалылыгы һәм баланслы булуы – МВА программасының төп өстенлеге – бу идарә итү, югары рентабельлек һәм финанс яктан тотрыклы булуның сыйфат билгесе. Ул бөтен илдә төп-менеджерларның югары һөнәри квалификациясен раслый, - дип билгеләп үтте Борис Павлов. Бүген МВА программасы, идарә итү карьерасы үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача торган бизнес-белем бирүнең югары баскычы буларак, бөтен дөньяда ныклы позициядә тора.
Үзенең чыгышында вице-премьер шулай ук безнең республикада җитештерү һәм социаль өлкәләрнең өр-яңа инновацион үсеш стратегиясе кабул ителүен һәм тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Ул безгә иң югары дәрәҗәдә конкурент (дәгъвачы) була алырга мөмкинлек бирәчәк. Нәкъ менә шуның өчен дә без якындагы елларда, белем икътисады буларак, инновация икътисадының тулы күләмле нигезен төзеп куярга тиешбез. Кеше байлыгына юнәлдерелгән инвестицияләр дөньяның әйдәп баручы барлык илләрендә дә дәүләт сәясәтенең төп бурычы булып санала. ”Хөрмәтле институтны тәмамлаучылар, Сез, Татарстан Республикасының сәясәтен ныгытып һәм аның көндәшлеккә сәләтен арттырып, республика бизнес-элитасының яңа буынына нигез салып, предприятиеләр белән идарә итү тәҗрибәсендә алган белемнәрегезне тулы көчкә файдаланырсыз дип ышанып калабыз! Бүгенгедәй матур көнне Казан дәүләт финанс-икътисад институтының барлык укытучыларына нәтиҗәле хезмәтләре өчен хөрмәтемне һәм рәхмәтемне җиткерәсем килә һәм бөтен коллективка үзләренең данлы традицияләрен саклап калуларын, фәнни потенциалны арттыруларын чын күңелдән телим!”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International