Рөстәм Миңнеханов Конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты (Мәскәү).

Искә төшерик, Конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәт комиссиясен РФ Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкли, комиссия 2012 елның июлендә оештырылды.

Бүгенге утырышта кече һәм урта бизнеска финанс ярдәм системасын яхшырту буенча тәкъдимнәр каралды, шул исәптән ярдәм итүнең яңа коралларын булдыру буенча тәкъдимнәр дә.

Әйтик, табигый гадәттән тыш хәлләр булу очрагында, эшмәкәрләргә минималь процентка бизнесны торгызу өчен грантлар һәм кредитлар бирелүе турында мәгълүмат булды. Крымск эшмәкәрләренә ярдәм итергә кирәк дип хәл ителде, анда су басудан соң кече һәм урта бизнес вәкилләре товар һәм биналарын югалтты. 

Шуннан тыш, хосусый балалар бакчаларына һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә субсидияләр бирү турында тәкъдим яңгырады - үсеш һәм киләчәк яхшыртылу өчен, шулай ук хосусый мәктәпкәчә учреждениеләрне стимуллау өчен.

Аерым кече һәм урта эшмәкәрлек өчен гарантияләү фондлары һәм куркыныч хәлләрдән иминлиятләштерү  темалары турында сөләштеләр. РФ Хөкүмәте әлеге юнәлешләрне эшмәкәрләргә банкларда кредитлар алу өчен киләчәктә дә ярдәм итү өчен дәвам итәчәк.

Регионнарда эш ничек алып барылуга  бер мисал итеп Татарстан Республикасы булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов лизинг схемалары куллану турында хәбәр итте, шул исәптән авыл хуҗалыгында һәм эшмәкәрлектә. Ул республикада гаилә фермалары һәм авыллардагы шәхси хуҗалыклар үсеше турында җентекләберәк сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International