2008 елның гыйнвар–июнь айларында Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты 305 млрд. сум тәшкил итте

2008 елның 15 июле, сишәмбе
2008 елның гыйнвар–июнь айларында Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты, 2007 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 % ка үсеш белән, 305 млрд. сум тәшкил итте. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының традицион брифингында Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу вакыт аралыгында төяп озатылган продукция күләме 482 млрд. сум белән бәяләнә. 2008 елның гыйнвар–июнь айларында ваклап сату буенча сәүдә әйләнеше 168 млрд. сум тәшкил итте.
Татарстан Республикасы икътисад министры шулай ук гыйнвар–май айларында хезмәт хакы фонды үсешенең 95 млрд. сум күләмендә (133 %) теркәлгән булуы турында хәбәр итте. Тулаем алганда, Татарстанда беренче яртыеллыкта уртача хезмәт хакы 15,4 % ка арткан.
Республикада бүгенге көнгә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе - 1,2 %. Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, бездә эшсезлек дәрәҗәсе түбән һәм бу - чын күрсәткеч. Шуның белән бергә Республика өчен төп мәсьәлә булып, эшче һөнәре белгечләре җитмәү тора. Сафиуллин әфәнде шулай ук бүгенге көндә Татарстанның кайбер авыл хуҗалыгы районнарында эшче кулларны бушату процессы баруы һәм аларның да эшсезләр санын тулыландырачагы турында билгеләп үтте.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Марат Сафиуллин Татарстанда керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган халыкның 8,5 % булуы турында хәбәр итте.
Халыкның керемен бүлүгә килгәндә, республикада 2007 елда бу күрсәткеч 15,5 кә артык (Рәсәйдә 16,8 гә артык) тәшкил итә иде. 2008 елда халыкның ярлы һәм бай катлаулары керемнәре арасындагы аерма 14,5 кә артык ( Рәсәйдә – 16 га артык). 2011 елга халык кеременең ярлы һәм бай катлаулары арасындагы аерма (Россия Федерациясе Икътисад үсеше министрлыгының алдан хәбәр ителгән күрсәткечләре буенча) республика күләмендә 12 гә артык, һәм Рәсәй буенча 13,5 кә артыграк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International