Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада Ford Sollers заводында Ford Explorer производствосын эшләтеп җибәрде. Шулай ук тантаналы чарада “Соллерс” компаниясе генераль директоры Вадим Швецов, CEO Ford Sollers президенты Тед Каннис, Ford Sollers беренче вице-президенты һәм башкарма директоры Адиль Ширинов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Рахманов һ.б. кунаклар катнашты.
Конвейердан төшкән ак төстәге беренче Ford Explorer Sport автомобилен тантанада катнашучылар алкышлап каршы алды. “Әлеге заводта “Форд Соллерс” күп кенә яңа технологияләрне кертә, шул исәптән, куркынычсызлык техникасында да, җитештерү культурасында да. Республика мондый җитештерүчеләргә һәрвакыт ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, республиканың белем бирү учреждениеләрендә автомобиль сәнәгате өчен белгечләр әзерләү буенча программаларга аерым игътибар биреләчәк.
“Монда сез партнерлыкның реаль гәүдәләнешен күрәсез. Бу “Форд” заводларында производствоны иң тиз эшләтеп җибәрү булды. Ләкин моңа карамастан, сыйфат һәрвакыт беренче урында булды. Икенче урында– автомобильнең куркынычсызлык системасы”, - дип белдерде CEO Ford Sollers президенты Тед Каннис.
Бүген конвейердан төшкән Ford Explorer автомобиленең беренче версиясе 1799 мең сум тора.
Алабугада Ford Sollers заводында Ford автомобильләре 2012 нче елда җыела башлады. Предприятие Kuga, S-MAX, Galaxy һәм Transit модельләрен җитештерә. Производствога кертелгән акча күләме 100 млн. доллардан артып китә.
Бүген “Алабуга” МИЗның беренче резиденты - Ford Sollers заводында якынча 1500 кеше эшли. Шул ук вакытта инженер-техник һәм эшче белгечлекләре буенча якынча 500 эш урыны ачык.