Илдар Халиков Саба районының Үзәк хастаханәсендә булды

2013 елның 12 апреле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба районының Үзәк хастаханәсендә (Тукай ур.,3) булды.
Илдар Халиков Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов,ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашында районның Үзәк хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясе һәм теш дәвалау бүлеге төзелеше барышын карады.

Искә төшерәбез, Саба районы үзәк хастаханәсе янында 2 катлы кирпеч бина төзелеше бара. Хәзерге вакытта бизәү эшләре алып барыла. Түбә ябу һәм бинаны сайдинг белән төрү эшләре тәмамланган.
Моннан тыш, Илдар Халиков компьютерлы томография бүлеген һәм кабул итү-диагностика бүлеген карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International