2013 елда ТР да капиталь ремонтка 4,7 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән

2013 елның 13 апреле, шимбә

Республиканың 41 муниципаль берәмлегендә 587 йортта капремонт буенча эш башланган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков катнашты.

Ирек Фәйзуллин үз чыгышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1 апрельдә гамәлгә куелган карары нигезендә 2013 елда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча республикакүләм адреслы программа расланган булуын белдерде.

Программаны финанслау күләме 4709 млн. сум, шул исәптә фонд акчасы 194 млн. сум тәшкил итә, ТР бюджеты акчасы – 1373 млн. сум, муниципаль берәмлекләр бюджеты акчасы – 1072 млн. сум, милекчеләр акчасы – 2070 млн. сум.

2013 елда капиталь ремонт программасында 41 муниципаль берәмлек катнаша, дип билгеләп үтте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммналь хуҗалык министры. Бу гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 823 күпфатирлы торак йорт. Агымдагы елда 233,6 мең гражданның торак шартларын яхшырту ниятләнә.

Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 41 муниципаль берәмлектәге һәр йортта да эшләр башланган, дип белдерде И.Фәйзуллин. “Бүгенге көндә барлык идарәче оешмалар да “Торак фонд мониторингы” системасында капремонт өчен түләү күләмен күрсәтеп күпфатирлы йортларның реестрын үз вакытында формалаштырмый”, - дип борчылуын белдерде министр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халык капремонт өчен түли торган акча юкка чыкмый, ә җыелып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International