Татарстан Хөкүмәте белән Россия Хөкүмәте командалары иптәшләрчә хоккей уйнадылар

2013 елның 13 апреле, шимбә
Татарстан Хөкүмәте белән Россия Хөкүмәте хоккей командалары арасында бүген Казанда иптәшләрчә уен узды. Татарстан Республикасы командасы составында Спорт сарае бозына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.

Татарстан Республикасы командасы өчен, аерым алганда, республика хезмәт, халыкны эш белән тәмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров уйнадылар. РФ Хөкүмәтеннән һәм Ernst&Young компаниясеннән торган "Премьер" Россия офисы җыелма командасы составында уенда РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Андрей Клепач, Россия Хөкүмәте Аппараты хезмәткәрләре, федераль министрлыклар, шулай ук Ernst&Young компаниясе вәкилләре катнашты.

Матчның төп вакыты 10:10 хисабы белән тәмамланды. Өч шайбаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кертте, Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Иван Егоров берәр шайба керттеләр. Матчтан соң штраф кертүләре сериясендә "Премьер" командасы көчлерәк булып чыкты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International