Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу яр буе һәм "Казан-Арена" футбол стадионы төзелеше белән танышып чыкты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрделәр.
Танышу Кремль белән янәшәдәге Казансу яр буеннан башланды. Монда хәзерге вакытта төзекләндерү һәм төзелеш эшләре алып барыла. Монда эшләр башкаручы "Казан" ҖТБ җитәкчесе Равил Җиһаншин Татарстан Президентына хәбәр иткәнчә, яр буе шактый гына киңәйтеләчәк, андана кафе, рестораннар һәм кибетләр пәйда булачак һәм агач-куаклар утыртылачак. Яр буеннан Кремльгә килү уңайлы булсын өчен Батурин урамы астыннан җир асты җәяүле күчеше эшләнәчәк, ә җәяүле зона белән Батурин урамын кушу өчен җир асты паркингы төзү тәкъдим ителә. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ленин дамбасындагы юллар чишелешендә алып барылучы төзелеш мәйданчыгын да карап чыкты.
Су спорт төрләре сарае белән янәшә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Президентына шул тирәдәге территорияләрне төзекләндерү вариантларын тәкъдим итте. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар төзелүче "Казан-Арена" футбол стадионына юнәлделәр.
Булачак Универсиаданың төп объектын төзү мәданчыгында Рөстәм Миңнеханов һәм Илдар Халиков республика муниципаль районнары башлыклары белән очраштылар, аларның хезмәт коллективлары төзелештә эшлиләр. Татарстан Республикасы Президенты "Казан-Арена"ны тышкы яктан төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты, шулай ук стадионның эчке ягын да карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов Татарстан коммерция предриятиеләренең, аерым алганда, Лаеш районыннан "Ферекс" компаниясенең зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте, бу компания стадионга арзан бәяләргә һәм кирәкле санда светодиод яктырткычлар китереп тора.
Яңа аренаның конференц-залында Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыклары белән кыска киңәшмә уздырды. Татарстан Республикасы Президенты район башлыкларына һәм аларның коллективларына төзелештә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде. "Безнең районнарны төзелешкә җәлеп итү дөрес карар булып чыкты, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Без бу гаять зур объектны төзүчеләргә багышлап стадионда истәлек почмагы булдырачакбыз, анда төзелешкә өлеш керткәннәрне билгеләп үтәчәкбез".
Татарстан Республикасы Президенты исебезгә төшергәнчә, төзелештә актив катнашкан районнар өчен быел Татарстан Республикасында төзелергә планлаштырыла торган 100 спорт мәйданчыгы бүләк булачак.
Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә 1 майга кадәр бөтен эшләрне бетерергә кушты. "Ачу тантанасына әзерләнә башларга кирәк инде, тантананы әзерләүчеләр белән төзүчеләр бер үк вакытта мәйданчыкта була алмыйлар бит инде", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
"Тулаем алганда безнең әле транспорт инфраструктурасы буенча, Казанны Универсиадага төзекләндерү буенча эшебез бик күп, һәм без монда тагын, ярдәм сорап, районнарыбызга мөрәҗәгать итәчәкбез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Уеннар башланырга 83 көн калды, һәм аның һәр көне санаулы".