Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасына эш визиты (2013 елның 14-16 апреле) кысаларында узды. Кунакларны сәламләгәндә, Мартин Куба билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге шундый олы бизнес-делегациясе – уртак проектларның ике яктан да үсеше буенча киләчәк планнары турында фикер алышырга, Чехия һәм Татарстан (Россиянең бер регионы буларак) эшмәкәрләренә хезмәттәшлекне арттырырга бик яхшы мөмкинлек ул.«Бигрәк тә сезне мин бүген, Миңнеханов әфәнде, Көньяк Чехия буйлап сәфәрегездә озата бара алуым өчен шат, - дип әйтте Мартин Куба. - Әлеге визит барышында без «Темелин» атом электростанциясен карыячакбыз, һәм шуннан тыш, сезгә берничә сәнәгать предприятиесен күрсәтәбез».
Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры 2012 елның 28 нояберендә Казанда Россия Федерациясе һәм Чехия Республикалары арасында икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче пленар утырышы узганын искә төшерде. «Без Казанда узган Хөкүмәтара комиссия утырышының нәтиҗәләре белән канәгать булдык, - дип әйтте ул. - Анда без Чехия-Россия үзара файдалы хезмәттәшлекне максималь арттыру турында да сәйләштек, һәм 2012 елда шуны булдырдык та - безнең үзара товар әйләнеше 14 млрд. доллардан артып китте». Бүгенге көндә турыдан-туры икътисадый хезмәттәшлек бердәм проектлар ашырыла торган Россия регионнарында үткәрелә, дип искәртте Мартин Куба.
“Минем уйлавымча, безнең мөнәсәбәтләре тагын да интенсив була бара, - дип билгеләп үтте Мартин Куба һәм Татарстан делегациясенең Чехия Республикасына әлеге визиты файдалы һәм уңышлы булы, шулай ук Россия Федерациясе белән дә, аның регионнары, шул исәптән Татарстан Республикасы белән дә Чехия Республикасының киләчәк хезмәттәшлеген ныгытыр дип ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үз чиратында Чехия коллегаларына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм бүген Чехиядә 40 кешедән торган зур бизнес-делегация булуын әйтте, аның составындагы шулай ук “КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогинны да атап үтте.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселевка, визитны оештырып, җылы каршы алган өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан делегациясен бик бай программа көтә, шул исәптән бик күп очрашулар һәм әңгәмәләр буласы бар, иң мөһиме – Чехия – Татарстан бизнес-форумында катнашу. “Мондый визитлар – бик күп юнәлешләр буенча эшкә нәтиҗә ясау өчен күркәм мөмкинлек, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Мин ышанам ки, тулаем алганда бу визит безнең үзара файдалы хезмәттәшлекнең киләчәк үсешенә уңай йогынты ясаячак”.
Очрашу тәмамлангач, Мартин Куба һәм Рөстәм Миңнеханов Чехия журналистлары сорауларына җавап бирделәр.