Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов «ИНГ Банк (Евразия)» ябык акционерлык җәмгыятен «Евромани – Казан» халыкара инвестиция (капитал салу) форумында катнашырга чакыра
2008 елның 16 июле, чәршәмбе
“ИНГ Банк (Евразия)” ябык акционерлык җәмгыяте вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу танышу характерында барды. “ИНГ Банк (Евразия)” ябык акционерлык җәмгыятен аның генераль директоры Александр Писарук тәкъдим итте (ул бу вазыйфага 2007 елның июнендә сайланып куелган иде).
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов журналистларга хәбәр иткәнчә, “ИНГ Банк (Евразия)” ябык акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге уңышлы һәм озак вакытлы. Банк Татарстанның «ТАИФ-НК» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ кебек эре компанияләре катнашында алып барыла торган берничә проектка турыдан-туры кредит биреп тору һәм капитал салуда катнаша.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “ИНГ Банк (Евразия)” ЯАҖ җитәкчелеген “Евромани” төркеме булышлыгы белән 15 октябрьдә Татарстанның башкаласында ачыла торган
“Евромани – Казан” халыкара инвестиция (капитал салу) форумы
нда катнашырга чакырды. Әгәр “ИНГ Банк (Евразия)” әлеге капитал салу форумында катнашса, берничә проектның потенциал капитал салучылары буларак, республика башкаласына “ИНГ Банк (Евразия)” клиентлары һәм партнерларының да игътибары җәлеп ителәчәк.
Белешмәләр өчен:
“ИНГ Банк (Евразия)” ЯАҖ
“ИНГ Банк (Евразия)” ЯАҖ
(ING Wholesale Banking) “ИНГ Групп” (ING Group)ның бүлендек банкы булып тора. Рәсәй базарында ул 1944 елдан башлап эшли. Ул - Рәсәй җитештерүчеләре һәм Рәсәйдә эшләүче халыкара компанияләрнең төп кредит биреп торучыларыннан берсе.
Россия Федерациясе Үзәк банкының 2495 нче номерлы лицензиясе нигезендә эш алып барган хәлдә, Банк резидент һәм резидент булмаганнар өчен сумнар һәм чит ил валютасы белән операцияләр башкаруның тулы спектрын тәкъдим итә. Банк исәп-хисаплы касса хезмәте күрсәтү эшен алып бару, эчке валюта һәм финанс базарларында хезмәт күрсәтү буенча, корпоратив финанслар һәм капитал салудагы банк хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә депозит (акча яки кыйммәтле кәгазьләр биреп тору) булышлык күрсәтү буенча эчке базарда ныклы позиция били.
Рәсәйдә Банк штаб-квартирасы сәясәтен үткәреп, “ИНГ Банк (Евразия)” ЯАҖ Рәсәй базарында озак эшләү максатын куя.
Мәскәү офисында 200 дән артык хезмәткәр эшли.
“Евромани” төркеме
“Евромани” төркеменә финанс һәм банк тематикасы буенча махсуслашкан 100 гә якын компания керә. 1969 елда компаниянең оешуына нигез салган басма булып “Евромани” айлык журналы санала. Башка финанс басмалары арасында “EuroWeek”, “Global Agenda” (Бөтенсоюз икътисад форумының махсус басмасы), “Capital Markets Guide”, “LatinFinance”, “International Equity Review”, “Project&Trade Finance”, “AsiaMoney”, “International Financial Law Review”, “AsiaLaw” һәм башка журналлар бар.
1997 елда «Евромани» компаниясе АКШ та иң эре финанс басмасы булып исәпләнгән “Institutional Investor” журналын сатып ала, шул рәвешчә, америкалы инвестор һәм финансистлар аудиториясенә үтеп керү юлын таба: 1999 елда онлайн режимында мәгълүмати хезмәт күрсәтүгә махсуслаштырылган “Internet Securities Inc.” компаниясен үзенә карата.
Бу төркемгә шулай ук финанс тематикасы буенча конференцияләр оештыру (ел саен “Евромани” дөньяның төрле илләрендә 50 дән артык конференция оештыра), китаплар бастыру, семинарлар үткәрү белән шөгыльләнә торган бүлекчәләр дә керә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз