Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков РФ Дәүләт Думасында “Роснано” ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты
2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Дәүләт Думасында (Мәскәү) “Роснано” ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.
“Роснано” башлыгы Анатолий Чубайс хәбәр иткәнчә, Россиядә наноиндустрия үсеше кысаларында булдырылган нанотехнология үзәкләре 2013 ел ахырына үзләренең 200дән артык стартап-компанияләрен финанслыйлар.
Нанотехнология үзәкләрен булдыруның төп максаты – фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен коммерциаләштерү институтларын үстерү.
Россиядә бүгенге көнгә 12 нанотехнология үзәкләре – Мәскәү, Зеленоград, Дубна, Троицк, Казан, Новосибирск, Томск, Ульяновск, Саранск, Санкт-Петербург, Ставрополье,Екатеринбург шәһәрләрендә булдырылган.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “түгәрәк өстәл” барышында, республикада нанотехнология тармаклары үсеше һәм наноэшләнмәләрне гамәлгә кертү өчен нәрсәләр эшләнүе хакында сөйләде. Аерым алганда ул, наноиндустрия өлкәсендә эшләүче предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү һәм белгечләрне укыту системасы турында белдерде.
Белешмә өчен:
Искә төшерәбез, нанотехнология үзәге Казанда 2012 елның ноябрендә ачыла. Проектның гомуми бюджеты, 1,8 млрд.сум күләмендә РОСНАНО финанславын да исәпкә алып, 3,8 млрд. сум тәшкил итә.
ТР Президенты матбугат үзәге, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз