Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чехия Реализациясына эш визиты кысаларында Прагада Протон терапиясе үзәгендә булды.
Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев һәм башкалар озата барды.
Рөстәм Миңнеханов Протон терапиясе үзәгенең диагностика блогын, пациентларны әзерләү блогын, шулай ук үзәкнең заманча җайланмалары һәм мондагы технологик диагностикасы белән танышты.
Протон терапиясе үзәге хәзерге вакытта дөнья базарында алдынгыларның берсе IBA (Ion Beam Application) Бельгия компаниясе заманча алдынгы технологиясе белән җиһазландырылган. Үзәктә циклотрон һәм нур терапиясенең биш кабинеты бар, шуларның өчесе хәрәкәт итүчән платформага урнаштырылган (ул гантри дип атала), берсе – беркетелгән платформада. Күз шешләрен нурландыру өчен билгеләнгән кабинетта шешнең күләмен билгеләү һәм аны локализацияләү өчен компьютер томографиясе (КТ), магнит – резонанс томографиясе (МРТ), позитрон – эмиссион томография компьютер томографиясе белән бергә (ПЭТ/КТ) кулланыла, өстәмә рәвештә виртуаль симуляция җайланмалары белән җиһазланган. Дәвалау курсы планын төзегәндә шушы визуальләштерү технологияләрнеэ сурәтләрен бер-берсенә салу максималь рәвештә кулланыла.
Дөньяда шундый 30лап үзәк бар, Россиядә мондый үзәкләр расположены в Дубнада, Санкт-Петербургта һәмТроицкта урнашкан.
Протон терапиясе үзәге хезмәткәрләре арасында 40% ы югары медицина белемле, 60%ы - физики-ядерщиклар.
Протон терапиясе үзәген карау барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бу проект белән бик кызыксынуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә хосусый бизнес вәкилләрен җәлеп итү аеруча мөһим. “Без партнерлык мәсьәләләрен хәл итәргә әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезне Татарстан Республикасына чакырам, Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре белән очрашу оештырырга кирәк. Кешеләр сәламәтлеге – иң мөһиме. Без дәүләт-хосусый парнерлык өлешендә конкрет карарлар эшләргә кирәк”.
Татарстан башлыгы сүзләренчә, мондый хезмәттәшлек идеясе һәм Прагадагы Протон терапиясе үзәге тәҗрибәсен өйрәнү әзер бизнес-проект рәвешендә рәсмиләштерелергә мөмкин. Рөстәм Миңнеханов мондый үзәкне төзү өчен мәйданчык барлыгын билгеләп үтте, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе барлыгын белдерде.
Прагада Протон терапиясе үзәге җитәкчесе Вацлав Лаштовка Чехия белгечләре Казанда мондый үзәкне оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә мөмкин дип белдерде.