Бүген Чехия республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәссам Розалия Габделгәрәеваның шәхси күргәзмәсе һәм Чехия осталарының Россия Федерациясенең Чехиядәге сәүдә вәкиле АлександрТуров коллекциясеннән хезмәтләре күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашты. Күргәзмә Чехия Республикасының Парламентның Сенаты бинасында ачылды (Прага, 1-нче Сарай мәйданы, Валенштейн сарае).
Күргәзмә ачылыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов сарайның архитектурасы белән танышты, Чехия Республикасының Парламентның Сенаты Рәисе урынбасары Пржемысл Соботконың аш мәҗлесендә катнашты.
Тантанада Соботка әфәнде Розалия Габделгәрәева хезмәтләре күргәзмзсенә уңышлар теләде. Әлеге чара Сенат өчен бик үзенчәлекле икәнен искәртте, чөнки чит ил рәссамнары күргәзмәләре монда сирәк оештырыла.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, Татарстан делегациясе әгъзалары өчен милләттәш күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашу бик зур горурлык икәнен билгеләп үтте. Ышанам, мондый чаралар ешрак булыр, дип әйтте ул.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Пржемысл Соботка бүләкләр белән алыштылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Чехия Сенатының Мактаулы кунаклар китабында үз язмасын калдырды:
«Тарихи традицияләргә бай Чехия Республикасы Сенатын бик кызыксынып карадым. Эчтәлекле һәм җылы кабул итүегез өчен рәхмәт. Безнең үзара хезмәттәшлек дәвам итер һәм Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасындагы күпкырлы багланышлар кысаларында Татарстан белән Чехия арасындагы парламентара багланышларның киләчәк үсешенә ышанам».