"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына быел 1 яшь тула: 2012 нче елның 17 нче апрелендә Татарстанда, канәгатьсезлек уяткан мәсьәләләр, кимчелекләр буенча халыктан мөрәҗәгатьләр урнаштырылучы портал эшли башлады. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында системаның эш нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.
"Татарстан беренчеләрдән булып халыкка муниципаль хакимият эшчәнлегенә бәя бирү мөмкинлеген ирештерде. Һәр кеше порталда заявка калдыра ала. Һәр мөрәҗәгать уртача 20 ләп кешедән хуплау таба”, - дип белдерде брифингта катнашкан ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
Бер ел дәвамында системада 26 категория буенча 7,6 мең мөрәҗәгать теркәлгән. Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, системада башка кулланучыларның заявкаларын хуплау мөмкинлеге тормышка ашырыла, шул рәвешле, күтәрелгән проблеманың мөһимлеге тагын да арта. Бер ел дәвамында 7626 заявканы 145 мең 491 кеше хуплаган, мөрәҗәгатьләргә карата 53 мең 542 шәрехләмә калдырылган. Мөрәҗәгатьләрнең 42 процентына “заявка канәгатьләндерелде” статусы бирелгән, ягъни гражданнарның 3,2 мең мөрәҗәгате буенча проблема хәл ителгән. 2,5 меңләп заявка “нигезләнгән инкарь” статусын алган, аларның 1 меңнән артыгы финанслау булмавы белән аңлатылган. 1,2 меңгә якын заявка буенча эш башлау планлаштырыла. 757 мөрәҗәгать эшкәртелү стадиясендә.
Тулаем алганда, системадан файдаланучылар “Халык контроле”ндә ведомстволар эшен “канәгатьләндерерлек түгел” дип бәяләгән – хәл ителгән заявкалар 2544 күләмендә тискәре балл алган. Республикада “иң авырткан нокталар” булып, “территорияне төзекләндерү”, “юллар торышы”, “Юл хәрәкәтен оештыру” категорияләре буенча җыелган шикаятьләрне билгеләп узарга кирәк.
“Халык контроле” нә мөрәҗәгатьләр ярдәмендә, территорияне төзекләндерү буенча 1 меңләп проблема уңышлы хәл ителгән, системада кулланучылар калдырган бәяләмә (+489 “лайк”) шул хакта сөйли. Кызганычка каршы, “юллар торышы”, “юл хәрәкәтен оештыру” категорияләре буенча хәл башкачарак. Алар буенча “заявка хәл ителде” статусы 554 мөрәҗәгатьнең 224 енә генә бирелгән. Шулай да әлеге хәл итү юллары файдаланучыларда тискәре бәя тапкан – (-2742 һәм -966). Бу проблеманы хәл итү сыйфаты гражданнар күңеленә хуш килмәгәнлеген аңлата”, - ди Роман Шәйхетдинов.
2013 нче елның апреленнән яңа кагыйдә гамәлгә керәчәк, аның нигезендә, үтәүче (ведомство хезмәткәре) системаның эчке контурында, заявканы хәл итү өчен кирәкле сумманы күрсәтергә тиеш булачак. Мондый һәр мөрәҗәгать аерым каралачак һәм анализ нәтиҗәләре буенча проект һәм капиталь эшләр планы төзеләчәк. Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, мөрәҗәгать кире кагылган очракта, аның сәбәпләре документлар белән исбатланырга тиеш. Әгәр дә проблеманы хәл итү өчен бюджетта акча була торып та, битарафлык күрсәткән түрә җаваплылыкка тартылачак.
Искәртеп үтәбез, “Халык контроле” системасында эшләү өчен uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинетны теркәү һәм анда заявка калдыру зарур. Мөрәҗәгатькә фото да беркетеп була. Регламент буенча 10 көн эчендә заявка бирүче җавап алырга хаклы.