Илдар Халиков терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

2013 елның 16 апреле, сишәмбе
Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев видеоконференция режимында терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсен уздырды.Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков катнашты.

Дмитрий Медведев киңәшмәне ачканда, илнең тулай продукт үсеше күп яктан авыл хуҗалыгы белән бәйле, дип белдерде. “Икенчедән, терлекчелек өлкәсендәге процесслар инфляциягә сизелерлек йогынты ясый, бу шулай ук барыбызга да билгеле факт”, - диде РФ Премьер-министры.

РФ Хөкүмәт башлыгы соңгы елларда терлекчелек өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелд , диде. “Бу нәтиҗәләрне югалтырга һәм киметергә хакыбыз юк”, - дип басым ясады Дмитрий Медведев.

2008-2012 елларда авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы кысаларында терлекчелек тармагына ярдәм итү өчен 110 млрд. сум чамасы акча юнәлдерелде, 2 меңнән артык терлекчелек комплексы төзелде һәм реконструкцияләнде, дип хәбәр итте Медведев.

Дмитрий Медведев сүзләренчә, узган ел уңыш начар булу сәбәпле, терлек азыгының бәясе артуга китерде. Бер үк вакытта Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе һәм Таможня берлеге булдыру терлекчелек продукциясе бәяләре төшүгә китерде.

Агымдагы елда дәүләт программасы кысаларында, терлекчелек тармагына ярдәм итү өчен 60 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла, дип белдерде РФ Премьер-министры. Шул ук вакытта 42 млрд. сум күләмендә өстәмә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе карала.

Төбәкләргә терлекчелек тармагын үстерүгә 30 млрд. сум чамасы субсидия бирелде, дип искәртте ул һәм губернаторлардан әлеге сумманың кулланучыларга барып җитүе турында хәбәр итүләрен сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International