Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда Bombardier компаниясе җитештергән очкычларга техник хезмәт күрсәтү базасы киңәйтелә
2013 елның 16 апреле, сишәмбе
Татарстанда үткән елның августыннан эшли торган Bombardier Канада компаниясе җитештергән очкычларга хезмәт күрсәтү буенча Россиядә икенче сервис үзәге үз мөмкинлекләрен киңәйтә. Дөньяда очкычлар һәм поездлар җитештерү буенча танылган компания “Тулпар Техник” ҖЧҖ белән тиешле килешүгә кул куйды.
Килешүгә кул кую тантанасы бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.
Документ нигезендә Татарстан компаниясе базасында Татарстан һәм Идел буе төбәгендә эксплуатацияләнә торган Challenger 300 һәм Challenger 850 тибындагы очкычларга техник хезмәт күрсәтү станциясе булдырыла.
Моңа кадәр “Тулпар Техник” Bombardier сервис үзәге буларак CRJ 100 һәм CRJ 200 очкычларына техник хезмәт күрсәткән.
Bombardier һәм “Тулпар Техник” ҖЧҖ арасындагы килешүнең әһәмияте турында сөйләгәндә, ТР Премьер-министры сервис үзәгенең мөмкинлекләрен киңәйтү төбәктә Универсиадага бәйле һава юллары ярдәмендә пассажирлар ташуның артуы, шулай ук Идел буе федераль округында төбәк һава юллары ярдәмендә пассажирлар ташу буенча проектны эшләтеп җибәрү шартларында аеруча мөһим, дип билгеләде. “Бүген имзаланган килешү ТРда һәм Идел буе төбәгендә авиацияне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирер, дип өметләнәм”, - диде Илдар Халиков.
Килешүгә кул куйганнан соң, журналистларга Bombardier Aerospace компаниясенең заказ ясаучыларга хезмәт күрсәтү буенча президенты Эрик Мартель сөйләвенчә, дөньяда барлыгы 65 авторлаштырылган сервис үзәге бар, аларның 2се – Россиядә (Мәскәү һәм Татарстан). Компаниянең РФдә сервис үзәкләрен арттыру буенча планы юк, ләкин, Эрик Мартель сүзләренчә, булган структуралар хезмәт күрсәтә торган очкычларның модельләре исемлеген арттыру планлаштырыла.
Очкычларга техник хезмәт күрсәтү буенча “Тулпар Техник” базасы “Казан” халыкара аэропортында урнашкан. Предприятиедә 13 техник һәм 7 механик эшли. Казан аэропортындагы ангардан кала, «Бегишево»да тагын бер төзелгән. Инфраструктура төзелешенә, җиһазлар сатып алуга һәм белгечләрне укытуга киткән инвестицияләр күләме якынча 25 млн. доллар булган.
“Тулпар Эйр” авиакомпаниясе һәм “Тулпар Техник” ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Азат Хәким сүзләренчә, хәзерге вакытта "Тулпар Техник” бизнеска юнәлгән очкычлардан кала, төрле авиакомпаниянең якынча 20 коммерцияле очкычына хезмәт күрсәтә, якын арада аларның саны 50гә кадәр артырга тиеш.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз