Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Брнода (Чехия Республикасы) Honeywell фәнни-җитештерү үзәгендә булды

2013 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Брнода (Чехия Республикасы) Honeywell фәнни-җитештерү үзәгендә булдылар.

Визит барышында аэрокосмик һәм автомобиль сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, биналарны автоматлаштыру өлкәсендә Honeywell карарларыннан файдалану перспективалары, шулай ук астрофизика һәм геодезия өлкәсендә потенциаль хезмәттәшлек Казан (Идел буе) федераль университеты (К(И)ФУ) белән буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Президенты автомобиль турбиналарның һәм перспектив авиация эшләнмәләре лабораториясендә булды, шулай ук авионика өлкәсендә компаниянең өр-яңа технологияләрен эшләтеп җибәрү өчен билгеләнгән аэрокосмик тренажерны сынап карауга чакырылды.

Рөстәм Миңнеханов “виртуаль очкычта” Казанның санлы моделе өстеннән очып узды һәм урын рельефының өч үлчәмле картасын чагылдыра торган һәм реаль вакытта инфракызыл камерадан, яңгыр, томан һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән башка шартларда очучыга, имин утырырга ярдәм итеп, сурәтләр тапшырып тора торган визуаль контрольнең комбинацияләнгән системасын сынап карады

Моннан тыш,Татарстан Республикасы делегациясе әйләнә-тирә мохитне тикшереп тору һәм яну процессына идарә итү өчен билгеләнгән автоматлаштыру технологияләре заводын карап чыкты.

“Мине Honeywell компаниясе күрсәткән инновацияләр сокландыра”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу инновацияләрне Татарстан предприятиеләренә дә кертеп була. Без уңышлы хезмәттәшлек көтеп калабыз, дип белдерде Татарстан Президенты.

Исегезгә төшерәбез, Honeywellның Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе күп еллык, аерым алганда, Татарстанның нефть-газ өлкәсендә, Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ААҖнең нефть эшкәртүче һәм нефть химиясе яңа предприятиесендә ароматлы углеводородларны һәм биотаркала торган юу чараларын җитештерүгә заманча технологияләрне кертеп, безнең партнерыбыз ул.

Моннан тыш, компания Казан федераль университеты белән уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнә: Honeywell радиотелескоп һәм идарә системасын проектлый, болар астрофизика һәм геодезия өлкәсендә үзенең казанышлары белән мәгълүм булган К(П)ФУга китереләчәк.

“Безнең компаниянең Татарстан Республикасында тикшеренү эшчәнлеге буенча да, шулай ук нефть-газ өлкәсендә дә уңышлы эшләү тәҗрибәсе бар. Без Татарстан икътисадының төп тармаклары өчен – нефть-газ, аэрокосмик, автомобиль сәнәгате өлкәсендә Honeywellның өр-яңа технологияләрен файдалану мөмкинлеге барлыкка килгәнгә, бик шатбыз. Бу регион безнең компания үсеше өчен бик перспективалы һәм без киләчәк хезмәттәшлек үсешенә ышанабыз”, - дип билгеләп үтте Honeywell ның Россиядәге, Үзәк Азиядәге һәм Якын Көнчыгыштагы президенты Норм Гилсдорф.

Белешмә өчен:

Брнодагы (Чехия Республикасы) фәнни-җитештерү үзәге Научно- - Honeywell әйдәүче инженер үзәкләренең берсе. Ул Honeywell Technology Solutionsның — АКШта, Кытайда, Һиндстанда һәм Чехия Республикасында урнашкан фәнни-тикшеренү һәм инженер үзәкләренең халыкара челтәренең бер бүлекчәсе. Чехиядә компаниянең 4000нән артык белгече эшли — шуларның яртысына якыны тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнә.

Honeywell турында тулы мәгълүмат - www.honeywell.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International