Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Брно шәһәрендә Siemens компаниясе производствосында булды.
Искә төшерик, бу көннәрдә (2013 елның 14-16 апреле) Татарстан Республикасы делегациясе Чехия Республикасында эш сәфәрендә. Кичә, 15 апрель көнне, Татарстан делегациясе Көньяк Чехиягә юл тотты. Анда алар Чехия сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштылар һәм "Темелин" электростанциясендә булдылар. Бүген сәнәгать объектларын карау дәвам итте - Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручылар Брно шәһәрендә Honeywell компаниясенең фәнни-җитештерү үзәген карадылар, шулай ук Siemens компаниясенең җитештерү мәйданнарында булдылар.
Siemens компаниясе вәкилләре Рөстәм Миңнехановка җитештерелә торган җиһазлар, аны куллану һәм Siemens заманча технологияләрен энергетика тармагында куллану мөмкинлекләре турында кыскача сөйләп киттеләр. Шул исәптән модернизация һәм энергетика җиһазларын реконструкцияләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында сүз барды.
Siemens җитештергән энергетика җиһазы, пар турбиналары, шулай ук нефть сәнәгате җиһазлары Рөстәм Миңнехановны кызыксындырды. Ул энергетика тармагы өчен җиһазлар сатып алуда лизинг схемасын куллану мөмкинлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте. Татарстан Республикасында Siemens җиһазлары сәнәгать һәм район җылыту котельняларын булдыру - торак комплекслары һәм предприятиеләрне җылыту системасын булдыру проектларында кулланыла ала дип исәпләнә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, финанслау шартлары сыгылмалы булган очракта, Татарстан компаниянең энергетика җиһазларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча тәкъдимнәрен карарга әзер.