Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае гейтманы (губернаторы) белән Михал Гашек белән очрашты.
Очрашу Көньяк Моравия краеның Брно шәһәрендә гейтман администрациясе бинасында узды.
Кунакларны сәламләп, Михал Гашек Россия Федерациясенең кайбер субъектлары белән дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга шат булуын белдерде.
“Безнең өлкә территориясендә көчле стратегик компанияләр бар, аларның Россиядә үз мәнфәгатьләре бар, - диде Михал Гашек. - Россия инвесторлары безнең өлкәгә киләләр һәм алар безнең икътисадның бер өлеше булып торалар. Без – куәтле сәнәнгать тарихы булган Чехия регионы, аеруча электротехник сәнәгать һәм машина төзелеше өлкәсендә. Соңгы ун елда регион үз игътибарын фәнни тикшеренүләргә һәм инновацияләргә юнәлдерә,нәкъ бу өлкәгә җитди финанс чаралары кертелде. Шуңа күрә университетлар һәм безнең региондагы эшкуар субъектлар бөтендөньяга мәгълүм күп кенә компанияләрнең үзәкләре урнашкан”.
Михал Гашек Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларына Көньяк Моравия крае белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
“Сезнең Чехия Республикасына визитыгыз кысаларында безнең крайга килүегез өчен мин бик шат, - диде ул. – Әгәр бу визит безнең киләчәк мөнәсәбәтләргә этәргеч булса, тагын да шат булыр идем. Без сезгә инновацияләр һәм югары технологияләр өлкәсендә югары уку йортлары өлкәсендә хезмәттәшлек, студентлар, профессорлар һәм мөгаллимнәр алмашу тәкъдим итәбез”.
Михал Гашек шул исәптән Татарстанда чех теле үзәге ачу мөмкинлекләрен карауны тәкъдим итте. предложил рассмотреть возможность открытия в центра чешского языка. Ул бүген Ульяновск шәһәрендә мондый үзәк бар дип хәбәр итте. “Сезнең республикада да мондый үзәкне гамәлгә кую файдалы булыр иде, - диде Михал Гашек, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. – Чех телен өйрәнүче сезнең студентлар соңыннан бернинди проблемасыз безнең университетларга керү имтиханнарын бирә алачак һәм шулай итеп безнең илләр арасында тәҗрибә алмашу артачак. Мин ышанам кабул ителгән, сезнең визит уңышлы булыр, без хезмәттәшлекнең конкрет мәсьәләләре буенча фикер алыша алачакбыз”.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, бүген Көньяк Моравия краеның - инновацион һәм инвестицион алга киткән, күпләрне үзенә җәлеп итә торган Чехия Республикасы регионы.
Без Чехиягә визит кысаларында күргәннәребезгә сокланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сез җитәкләүче край безнең күңелләрдә тирән эз калдырды, без сезнең Көньяк Моравия крае җитәкчесе буларак эшлекле һәм креатив булуыгызны ишетеп беләм. Без үзара хезмәттәшлек белән кызыксынабыз – бизнес үсеше һәм уртак предприятиеләр өлкәсендә дә, шулай ук ук тулаем регионарыбыз арасында да. Билгеле, иң кыска һәм дөрес юл – фән һәм мәгариф өлкәсендә, студентлар, профессорлар һәм мөгаллимнәр алмашу өлкәсендә. Безнең өчен - Россиянең актив үсүче регионы буларак – сезнең инновация тирәлеге үсешендәге тәҗрибәгез аеруча кызык”..
Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе Көньяк Моравия крае территориясендә урнашкан ике заманча югары технологияле предприятиедә булдык инде дип белдерде. Ул Honeywell и Siemens компанияләре Татарстан эшлекле багланышлар урнаштырган иде инде.
Мин ышанам ки, без хезмәттәшлегебезнең аеруча кызык юнәлешләрен табарбыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия краеның төп максаты – ике яктан да бизнес вәкилләренең эшлекле аралашуы һәм хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләр ачу. Моның өчен барлык кирәкле шартлар бар - Россия белән Чехия Республикасының күркәм мөнәсәбәтләре, үзара аңлашу, шулай ук регионнарның мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрү юнәлешендә бер-берсе белән хезмәттәшлеккә омтылуы”.