Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан милли-мәдәни үзәгендә узган Татарстан мөселманнарының чираттан тыш VI корылтае делегатларын һәм анда катнашучыларны сәламләде. Ул корылтайның зур әһәмияткә ия чара икәнлеген һәм съездда кабул ителгән карарлардан күп нәрсә торуын билгеләп үтте.
ТР Президенты узган корылтайның ике ел элек булуын искәртте. Аның фикеренчә, бу вакыт эчендә мөселман өммәтен торгызу өчен, бик күп эшләнелгән, ләкин башкарасы эшләр шактый әле.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дини радикализм проблемасы җитди борчу тудыра. Бигрәк тә үткән җәйдә булган фаҗигале вакыйгалар борчуга салган. “Без үзебезнең традицион исламны сакларга тиеш. Мәчет, Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә безнең традицияләр һәм гореф-гадәтләр саклана торган урын булып калырга тиеш, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы. Без әлеге мәсьәләләргә карата битараф була алмыйбыз”. Ул бик күп кешеләрдә борчу тудыра торган күп кенә мәсьәләләрнең бергәләп фикер алышу нәтиҗәсендә хәл ителер дигән ышаныч белдерде.
ТР Президенты, җыелган имамнарга мөрәҗәгать итеп, республиканың киләчәге һәм тотрыклыгы аларның эшенә бәйле, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә дөрес юнәлешне сайлау бик мөһим. Рөстәм Миңнеханов республика районнарындагы мөселман дин әһелләре белән элемтәләрне көчәйтергә вәгъдә бирде.
Бүген корылтайда Татарстанның яңа мөфтие итеп Камил Сәмигуллин сайланды. Рөстәм Миңнеханов аңа һәм командасына алдагы эшчәнлектә уңышлар теләде.