Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Шамил Гафаров: эш урынында имгәнү очраклары буенча 2012 ел нәтиҗәләре бик начар
2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда 2012 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда эш урынында имгәнүләр дәрәҗәсе һәм аларны киметү өчен күрелә торган чаралар хакында сөйләшенде. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды.
Татарстанстат белешмәләре буенча, 2012 елда Татарстанда хезмәт урынында 101 кеше һәлак булган, җитди имгәнүчеләрне дә санап, барлыгы 865 кеше зыян күргән. Шуңа кадәрге 2011 елда исә 113 кеше эш урынында һәлак булган, зарар күрүчеләр 981 булган. Шул рәвешле, 1000 эшләүчегә исәпләгәндә, эш урынында бәхетсезлеккә очрау дәрәҗәсе 1,3 булган, 2011 елда – 1,5. Идел буе федераль округында андый бәхетсезлек очраклары буенча Татарстан 6 нчы урында булса, бәхетсезлек фаҗига - кеше үлеме белән тәмамланулар буенча округ һәм РФ буенча республика лидерлыкта: 1000 эшләүчегә - 0,152.
Утырышта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин доклад ясады.
А.Шәфигуллин сүзләренчә, былтыр Татарстанда эш урынында 1231 кеше каза күргән, 111е өчен һәлакәт үлем белән тәмамланган.
Министр билгеләп үткәнчә, кече һәм урта бизнес өлкәсе генә түгел, эре предприятиеләрдә дә һәлакәт очраклары күп. 1000 кешегә исәпләгәндә, хезмәт урынында һәлакәт үлемгә китерү дәрәҗәсе югары булганнардан Баулы районында, мәсәлән, - 4,4, Нурлат районында – 1,5, Ютазыда – 1,4, Бөгелмәдә – 0,9, Буада – 0,6, Әлмәттә – 0,15, Казанда – 0,089 (былтыр 18 кеше эштә һәлак булган, 2011 елда – 49), Чаллыда – 0,15 (былтыр 15 һәм 2011 елда 11 кеше эш урынында һәлак булган).
Бу мәсьәләдә Шамил Гафаров, һәлакәт нәтиҗәләренә генә бөтен игътибар бирелә, ә шуңа китергән сәбәпләр күләгәдә кала, диде.
Айрат Шәфигуллин исә, иң күпчелек очракта төп сәбәп – предприятиеләрдә оештыру эшләре тиешле дәрәҗәдә булмау, дип җаваплады.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына һәлакәтләрне киметү мәсьәләсендә тәкъдимнәр әзерләп, шуның буенча аерым җыелыш үткәрергә, ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына хезмәт сакланышы мәсьәләсендә тармаклар буенча методик кулланмалар әзерләп, министрлыкларга таратырга тәкъдим итте. Эш урынында куркынычсызлык проблемасы муниципалитет башлыкларына да турыдан-туры кагыла, дип кисәтте һәм алардагы уңай тәҗрибәне уртаклашырга чакырды. Татарстанда эш урынында имгәнү очраклары буенча 2012 ел нәтиҗәләре бик начар, дип йомгаклады Ш.Гафаров.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз