Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга визиты кысаларында Сучжоу индустриаль паркын карады. Татарстан делегациясе паркта социаль инфраструктура үсеше белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов Цзинцзи күленең яр буенда булды, ул – шәһәр иҗтимагый тормышының бер үзәге. Төзекләндерелгән яр буенда җәяүле сукмаклар бар, газон һәм агачлар утыртылган. Татарстан Президенты Казан елгасы яр буен төзекләндергәндә дә Казан төзүчеләре шундый дәрәҗәгә омтылырга тиешләр дип искәртте.
Татарстан делегациясенә шулай ук Сучжоу индустриаль паркында төзелеш проектын тәкъдир иттеләр. 1 квадрат километр мәйданда 1 млн квадрат метр торак һәм коммерциячел күчемсез мөлкәт төзеләчәк. Төзелеш инде 70%ка тәмамланган, бары иң биек йортларны һәм зур сату үзәген генә төзисе калган. Аларны да 2017 елның уртасында тәмамларга планлаштырганнар. Нәтиҗәдә, үзәк эшлекле район һәр көнне 400 мең кеше кабул итәчәк, дип исәпләнә.
Рөстәм Миңнеханов, Сучжоу индустриаль паркына визитына йомгак ясап, бик күп файдалы һәм кызыклы әйберләр күруен әйтте. "Җитәкчелек, планлаштыру һәм оештыру мәсьәләләре белән җентекләп танышсыннар өчен, безнең МИЗ җитәкчеләренә аерым махсус визит оештырырбыз, дип уйлыйм", - индустриаль парк вәкилләренә мөрәҗәгать итеп әйтте Татарстан Президенты.