Татарстан Республикасының Буа районына яңа җитәкче сайланды

2013 елның 19 апреле, җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Буа муниципаль районы Советы утырышында катнашты, анда районның яңа башлыгы сайланды. Утырышта шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Искә төшерәбез, районның элеккеге җитәкчесе Рафаэль Әбүзәров үз теләге белән эштән китте. Бу карарга килүнең сәбәбе, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча федераль программаны гамәлгә ашыруда булган җитешсезлекләр уңаеннан район башлыгы адресына булган тәнкыйть булды. Бүген район советы депутатлары Рафаэль Әбүзәровның үтенечен канәгатьләндерделәр. Илдар Халиков аңа район башлыгы вазыйфасында нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде һәм депутатлардан яңа җитәкчегә ярдәм итүне сорады.

ТР Президенты тәкъдиме белән Буа муниципаль районының яңа башлыгы итеп район советы депутаты 53 яшьлек Азат Айзатуллов сайланды, элек ул “Дружба” агрофирмасы генераль директоры булып эшләгән. Агрофирма районда уңышлы эшләүче иң эре хуҗалыкларның берсе санала.

Буа муниципаль районы уставы буенча район башлыгы вазыйфасына кандидатура өчен тавыш бирү яшерен төстә узды. 57 депутатның 55 Азат Айзатулловны яклап тавыш биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International