Рөстәм Миңнеханов “Казахстан тимер юллары” АҖ президенты Әскәр Мамин һәм Barclays Capital вице-президенты Марк Хольцман белән очрашты

2013 елның 21 апреле, якшәмбе

Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Казахстан тимер юллары” АҖ президенты Әскәр Мамин җитәкчелегендәге делегация һәм Barclays Capital вице-президенты, Meridian Capital компаниясе рәисе Марк Хольцман белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар аэропортлар һәм аэропорт эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре өлешендә үзара файдалы хезмәттәшлек; сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәттәшлек; конференц-заллары һәм башка инфраструктулары булган күп функцяле кунакханә комплексы төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан хосусый ашыгыч ярдәм булдыру өчен дәүләт-хосусый партнерлык вариантларын өйрәнә. Мондый хезмәт нәтиҗәле эшләргә тиеш, диде ул, ашыгыч медицина ярдәме кешеләр гомеренә бәйле.

Күп функцяле кунакханә комплексы төзүгә килгәндә исә, бүген республика башкаласына мондый кунакханә комплексы бик кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты, һәм без потенциаль компаниягә – төзелеш алып баручыга җир кишәрлеге бирергә әзер.

"Казахстан тимер юллары” АҖ президенты Әскәр Мамин акционер җәмгыять үсеше турында, “Казахстан тимер юллары” АҖ белән хезмәттәшлек турында, шулай ук “Казахстан тимер юллары” АҖнең мультимодаль транспорт компаниясенә әверелүе турында кыскача гына сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International