Ел башыннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата, хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен, 165 карар чыгарылган, шул исәптән, 71 карар – инвестицион һәм индивидуаль торак төзелеше, 17 карар – социаль ипотека програмасы объектлары буенча, 2 карар – Универсиада обьектлары буенча. Бу хакта бүген вдиеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры сүзләренчә, муниципаль берәмлекләргә башкарма комитетлар каршындагы хезмәтне саклау буенча координация советлары эшен активлаштырырга, җаваплы затларга көн саен хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүне контрольдә тоту буенча эшләр башкарырга кирәк.
“Татарстанда төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклауга карата мөнәсәбәт үзгәрмәгән”, - дип билгеләде И.Фәйзуллин.
Төзелеш мәйданчыкларында тәртип урнаштыруга аерым игътибар бирелә. И.Фәйзуллин хәбәр итүенчә, министрлык барлык заказ ясаучы-төзетүчеләргә һәм подрядчыларга һәр чәршәмбе көндезге бердән өчкә кадәр “Чиста төзелеш” чарасын уздыруны оештырырга кушкан. “Әлеге чарага конкрет срок билгеләнмәгән, чөнки максат чисталык урнаштыру гына түгел, ә хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын да саклау, - дип билгеләде министр. – Әлеге юнәлештә эш дәвам ителәчәк, тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак”.