20 нче апрельгә Татарстанда 822 мең кв.м. торак сафка бастырылган, бу – үткән ел дәрәҗәсеннән 104 процент. Бу хакта республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, социаль ипотека программасы буенча 133 йортның 36сы сафка бастырылган. Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту программасы буенча 513 ветеран өчен 108 йорт төзелә. Әлегә 20 муниципаль берәмлектә 105 ветеран килешүгә кул куймаган.
“Министрлык тарафыннан республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә ветераннар өчен 2010-2012 нче елларда төзелгән һәм быел төзелә торган йортларда төзелеш кимчелекләрен һәм яшәүчеләрнең кисәтүләрен ачыклар өчен, комиссия тикшерүләре уздыру турында тәкъдимнәр юлланган”, - дип билгеләде министр.
Күпфатирлы инвестицион торак төзелеше программасы буенча 65 йорт – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 13 – уртача, 17 – түбән дәрәҗәдә. Азкатлы төзелеш программасы буенча, 1 мең 504 йорт – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 1 мең 781 йорт – уртача, 1 мең 686 йорт – түбән дәрәҗәдә.
“Авыл клублары” программасы буенча 46 объектның 45ендә эш оештырылган. 1 обьектта түбә ябылган (Арча районы), 4 объектта ябыла (Әтнә, Бөгелмә, Питрәч, Мамадыш районнары). 19 объектта диварлар өелә. 14 обьектта нигез салына, 7 объектта әзерлек эшләре бара.