Рөстәм Миңнеханов Россия режиссеры Александр Сокуров белән очрашты

2013 елның 21 апреле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов атаклы Россия режиссеры Александр Сокуров белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика анда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләре үсеше бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина катнаштылар.

Очрашу барышында Россия кинематографы үсеше мәсьәләләре буенча, тулаем мәдәни мирасны үстерү һәм саклау мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Исегезгә төшерәбез, режиссер, Россия халык артисты Александр Сокуров Казанга “Александр Сокуров фильм ретроспективасы” кино күрсәтү кысаларында килде. Чара Хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фонды, “Аврора 1991” галереясе инициативасы буенча, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Режиссерның документаль һәм нәфис фильмнарын күрсәтү 8 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр Казанда “Родина”, “Мир” кинотеатрларында, Василий Аксенов музей-йортында, “Циферблат” кафесында узды.

Белешмә өчен:
Александр Николаевич Сокуров – атаклы Россия режиссеры, Россия халык артисты, Россия Федерациясе Президенты каршында Мәдәният һәм сәнгать комиссиясе әгъзасы, Санкт-Петербург Хөкүмәте каршындагы Мәдәни мирасны саклап калу комиссиясе әгъзасы, ике мәртәбә Россия Дәүләт премиясе лауреаты, БМО премиясе лауреаты, Изге Престол (Ватикан) Премиясе лауреаты, “Өченче меңьеллык кешесе”, Робер Брессон исемендәге Премия лауреаты, Витторио де Сик исемендәге премия (Италия дәүләт премиясе) лауреаты, Андрей Тарковский исемендәге премия лауреаты, “Триумф” премиясе, Григорий Козинцев исемендәге премия лауреаты, Канн фестивале программасында биш мәртәбә катнашучы, сигез мәртәбә ФИПРЕССИ премиясе лауреаты, ике мәртәбә “Ника” премиясе лауреаты, өч мәртәбәТЭФИ премиясе лауреаты, “Подвиг” номинацииясе буенча Мәдәният ядкярләрен яклауның бөтенроссия җәмгыяте премиясе лауреаты, Венеция һәм Неаполь шәһәрләренең шәрәфле гражданы, Дәүләт Дәүләт Эрмитажы Попечительләр Советы, Европа киноакадемиясе версиясе буенча иң яхшы кинорежиссерларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International