Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш визиты белән килде.
Түбән Новгородның «Стригино» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Түбән Новгород өлкәсе губернаторының урынбасары Дмитрий Сватковский, «Атомстройэкспорт» (АСЭ) ЯАҖ идарәче оешма «НИАЭП» ААҖ президенты Валерий Лимаренко, Татарстан республикасының Түбән Новгород өлкәсендә сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов һәм башкалар каршы алды.
Түбән Новгородка визитның төп максаты - «НИАЭП» ААҖ производство бүлекчәләрен карау һәм проектлау технологияләре, корылмаларны модельләү проектлары белән танышу һәм башкалар.
Белешмә өчен:
Берләшкән компания «НИАЭП» ААҖ - «Атомстройэкспорт» (АСЭ) ЯАҖ 2012 елның мартында "Росатом" атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе карары буенча оештырылган. Шул рәвешле, 2011 елда 60 еллыгын билгеләп үткән «НИАЭП» АСЭ ЯАҖның идарәче компаниясенә әверелә. НИАЭП-АСЭ электростанцияләрне һәм энергоблокларны төзү һәм проектлау буенча инжиниринг хезмәт күрсәтүчеләр өлкәсендә алдынгылар арасында.