Казанда синхронлы йөзү буенча Россия чемпионаты ярышлары башланды.

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген Су спорт төрләре сараенда синхронлы йөзү буенча Россия чемпионаты ярышлары башланды. Рөстәм Миңнеханов синхронлы йөзү буенча Россия чемпионаты ачылышы тантанасында катнашты.

“Универсиадага әзерлек кысаларында сафка бастырылган шушы спорт корылмасында, синхронлы йөзү буенча илкүләм ярышлар ачылуына бик шатмын”, - дип Рөстәм Миңнеханов йөзүчеләргә уңышлар теләде.

Синхронлы йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры, Россия синхронлы йөзү федерациясе вице-президенты Татьяна Покровская синхронлы йөзүчеләрнең үз осталыкларын шундый югары дәрәҗәдәге, барлык уңайлыклары булган спорт сараенда күрсәтә алулары белән бик бәхетле булуларын ассызыклап үтте. Тренер, спортчы кызларга уңышлар теләде, ә тамашачыларга канәгатьлек хисе алуларын теләде. 

26 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк ярышларда илнең 15 төбәгеннән 24 команда составында 240 синхронистка катнаша.  Синхронлы йөзү буенча ярышлар техник, ирекле һәм катнаш программалар буенча узачак. 

Ярышларда өч тапкыр олимпия чемпионы, 11 мәртәбә дөнья чемпионкасы, 5 тапкыр Ауропа чемпионы Светлана Ромашина һәм синхронлы йөзүдә яңа йолдыз – өч мәртәбә дөнья чемпионкасы Светлана Колесниченко катнашачак. Казанда узачак Универсиадада спортчылар шул дуэт белән чыгыш ясарга ниятли.

 Бүген иртән техник программада ялгыз һәм дуэт чыгышлар тәкъдим ителгән.  Ачылыш тантанасыннан соң техник программада төркемләп чыгышлар старт алды. Иртәгә исә дуэтлар белән башланачак көн ирекле программада төркемләп чыгыш ясау белән дәвам итәчәк. 26 нчы апрельдә ирекле программа буенча ялгыз чыгышлар һәм катнаш программа көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International