Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рәсәйнең икътисад үсеше министры урынбасары Игорь Манылов эш визиты белән Татарстан Республикасына килде
2008 елның 23 июле, чәршәмбе
Сишәмбе көнне, 22 июльдә, Казанга эш визиты белән Рәсәйнең икътисад үсеше министры урынбасары Игорь Манылов килде.
Татарстанга визитның максаты – Рәсәйнең күчемсез милке һәм Рәсәйнең теркәп бару төбәк бүлекчәләренең агымдагы эшчәнлеге белән танышу, бу эшчәнлекне яраклаштыру буенча мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук аларның бердәм федераль структурага керү алдында торган мәсьәләләре буенча фикер алышу.
Игорь Манылов ведомство буйсынуындагы органнар һәм учреждениеләрнең эше белән танышты, аларның материаль базаларын һәм халык белән эшләү шартларын карап чыкты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Игорь Манылов Татарстан Республикасы буенча күчемсез милек объектларының кадастр агентлыгы Федераль Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча “Җир кадастр палатасы” Федераль дәүләт учреждениесе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү Идарәсе җитәкчеләре белән берләштерелгән киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар гражданнарга күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатын күтәрү максатыннан хәзерге эшчәнлек кысаларындагы кебек үк, алга таба төзеләчәк хокук һәм кадастр исәбен бердәм дәүләти теркәү системасын да искә алган хәлдә, эшчәнлекне яраклаштыру һәм үзара мәгълүмати бәйләнешне тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерделәр. Игорь Манылов дәүләти кадастр исәбен алу һәм күчемсез милек хокукын теркәү өлкәсендә бердәм орган төзү буенча төп принциплар һәм карашлар турында сөйләде.
“Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” Дәүләт учреждениесе генераль директоры Николай Никифоров киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган “Татарстан Республикасы Электрон хөкүмәте” проектын тәкъдир итте. “Татарстан Хөкүмәтендә мәгълүмати коммуникация технологияләрен куллану исәбенә халыкка дәүләт хезмәте күрсәтүне гадиләштерергә җыеналар, - диде Николай Никифоров, - бу хакимиятнең барлык: федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләренә дә карый.
Тәкъдир итү чарасыннан соң, Игорь Маныловның Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы булып узды.
Россия Федерациясе икътисад үсеше министры урынбасары Игорь Маныловның Казанга визиты барышында үткәрелгән чараларның нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы буенча күчемсез милек объектларының кадастр агентлыгы Федераль Идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте, Татарстан Республикасы буенча “Җир кадастр палатасы” Федераль дәүләт учреждениесе һәм Татарстан Республикасы хакимияте органнарының бердәм чаралары һәм эшчәнлек юнәлешләре билгеләнде. Болар дәүләти кадастр исәбен алу һәм күчемсез милек хокукын теркәү системасын берләштерү максатыннан чыгып, дәүләти кадастр исәбен алу һәм күчемсез милек хокукын теркәү өлкәсендә тотрыклылыкны тәэмин итү, бу төр хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, оештыру һәм милек мәсьәләләрен, ведомствоара бәйләнешләрне яхшырту мәсьәләләрен чишүгә багышланды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре белән бердәм эшне тәэмин итү өчен, ведомствоара эшче төркем оештыру турында карар кабул ителде.
Белешмә өчен:
Игорь Евгеньевич Манылов, Рәсәй икътисад үсеше министры итеп, Рәсәй Премьер-министры Владимир Путин әмере буенча билгеләнгән.
Аңа кадәр Игорь Манылов законнар чыгару буенча Россия Федерациясе Дәүләт думасы комитеты аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкарган.
Рәсәй икътисад үсеше министрлыгында Игорь Манылов дәүләти теркәү, кадастр исәбен барлау һәм кадастр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җитәкчелек итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз