Рөстәм Миңнеханов: "Созвездие-Йолдызлык" фестивале – безнең горурлыгыбыз"

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивале бөтен республиканы берләштерә һәм Татарстан яшьләренең иҗади потенциалын күрсәтә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда узган фестиваленең гала-концертында әйтте.

"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика яшьләр фестивале быел 13 нче мәртәбә уза. Фестивалнең зона сайлап алу турлары февраль һәм март айларында республика районнарында узды, ярым финалларда 17 738 яшь кеше катнашты, алар жюри карамагына "Вокал" (соло һәм ансамбльләр), "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләрендә 2,5 меҗнән артык номер чыгарды.

Финал турында катнашу өчен Казанга бөтен Татарстаннан 4500гә якын талантлы бала чакырылган иде. Составында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре эшләгән жюри карары буенча I-II-III премияләр лауреатлары исеменә һәм махсус призларга 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге 100дән артык катнашучы ия булды.

Суперфиналда катнашу чорында регионнардан килгән барлык катнашучылар Казанда тору урыны һәм ашау-эчү белән тәэмин ителде, балаларга мәдәни-мәгариф программа һәм күңел ачу гамәлләре тәкъдим ителде. Педагоглар һәм кураторлар укыту семинарларында катнаша алдылар: 17 һәм 18 апрельдә Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамбле базасында вокал, пластика һәм хәзерге заман хореографиясе буенча мастер-класслар узды. Шуның өчен махсус Казанга профессор, Россия хәзерге заман сәнгате институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы мөдире Марина Полтева, "Листья" жанр миниатюралары театры җитәкчесе, пластик драматургиясе мәктәбенә нигез салучы, халыкара конкурслар лауреаты Владимир Аносов, РУТИ (ГИТИС)ның эстрада факультеты хореография кафедрасы мөгаллиме, халыкара конкурслар лауреаты Джон Шенгелия һәм башкалар чакырылган иде.

Бүген йомгаклау гала-концерты кысаларында "Пирамида" ККК сәхнәсендә конкурс программасының иң яхшы номерлары күрсәтелде. "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә барлык җиңүчеләр иганәчеләрдән истәлекле призлар һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең акчалата премияләрен алдылар. Беренче урыннарны яулаучылар моннан тыш ел буена Татарстан Республикасы Президентының махсус дәүләт стипендиясен алачак. Гран-при ияләре исә илнең иң атаклы театр югары уку йортларында - РУТИ (ГИТИС)да уку мөмкинлегенә ирештеләр.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, концерт азагында чыгыш ясап, быелгы “Йолдызлык"та гына да 84 мең бала катнашуын билгеләп үтте. Зона этапларына 18 мең бала узды, Казанга 4,5 меңләп килгән иде, ә гала-концертта меңгә якын кеше катнашты. "Йолдызлык” фестивале – безнең горурлыгыбыз, Россиядә мондый проект юк, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Мин сезнең белән бергә шатланам һәм талантларыбыз белән горурланам".

Рөстәм Миңнеханов фестивальне оештыручыларга, укытучыларга рәхмәт белдерде, яшь талантларның ата-аналарына аерым рәхмәтен җиткерде. "Ата-аналарның теләге булмаса, алар һәрвакыт балаларына көч биреп тормасалар, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде", - дип ышанып әйтте Татарстан Президенты.

Аның фикеренчә, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале бөтен республиканы берләштерә. "Бу бәйрәм безнең барлык булган потенциалыбызны күрсәтә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул фестивальнең Гран-при ияләренә бүләкләр тапшырды. "Вокал" номинациясендә төп бүләкне Азнакайдан "Бәхет" ансамбле алды. "Хореография" номинациясендә Гран-прига Олы Әтнәдән килгән "Ал чәчәк" коллективы иреште. Фестиваль традициясе буенча, Гран-при ияләренә багышлап, астрономнар ачкан яңа йолдызлар аталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International