Казанда Татарстан Президенты бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салды

2013 елның 26 апреле, җомга

Бүген Казанда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуны билгеләп үтәләр. Көн дәвамында төрле мәдәни чаралар, шигырь бәйрәмнәре уза.

Бүген иртән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова шагыйрьнең Тукай скверындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук ТР Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күп санлы кунаклар катнашты.

Бүген шулай ук 2013 елда Тукай бүләгенә ия булган лауреатлар исемлеге дә билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International