Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков IТ-лицейда булды
2013 елның 26 апреле, җомга
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казандагы IТ-лицейда булды. ТР Хөкүмәт башлыгы лицейның эшчәнлеге белән танышты һәм укучылар белән аралашты.
Илдар Халиков беренче башлап, укучыларның фәнни-практик эшчәнлекләре кысаларында эшләгән проектлары белән танышты.
Шулай ук Илдар Халиков уку классларын,лабораторияләрне, IT-лицейның торак корпусын карап чыкты. Актлар залында ул укучылар белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде.
Илдар Халиков фикеренчә, әлеге проектлар мәгълүмат технологияләрен конкрет бурычларны хәл итүгә юнәлдерүләре, актуаль булулары белән әһәмиятле. Ул бүген үк кулланылышка кертеп булырлык проектларны аерым билгеләп үтте. “Аларның кулланылышка кертелүе башка проектлар авторларын стимуллаштырырга ярдәм итәчәк”, -диде ул.
Соңрак Премьер-министр укучыларның инде бүгеннән үк кулланылышка кертә алырлык өч проектын атап үтте. Аларның берсе - светофорлар белән автоматлаштырып идарә итүгә, икенчесе автомобиль якынлашканда урам фонарьларын автоматик рәвештә яктыртуга кагыла. Өченчесе - IТ-лицеенда эшләнгән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү программасы.
.
Булачак мәгълүмат технологияләре белгечләре, Татарстанда эшләү өчен лаеклы эш шартлары белән кызыксындылар. Премьер-министр мондый шартларның инде хәзер үк тудырылуын белдерде. Инде бүген үк компанияләр мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләргә кытлык кичерә һәм аларны кабул итәргә әзерләр
.
Очрашуда укучылар,үзләренең проектлары буенча авторлык хокукларын яклау мәсьәләсен дә күтәрделәр. Хөкүмәт башлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына бу мәсьәләне өйрәнергә кушты.
Премьер-министр очрашуны йомгаклап, лицей укучыларын укудан, фәнни эшчәнлектән тыш, аларны мәдәни чараларга да йөреп, күбрәк аралашып, кызыклы тормыш белән яшәргә өндәде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз