Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның иң яхшы укытучысы исеменә - Казаннан Сергей Шадрин лаек булды
2013 елның 26 апреле, җомга
Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстанның ел укытучысы-2013” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Бәйгенең республика этабында катнашу өчен кандидатлар муниципаль районнарда сайлана. Быел конкурста республика шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 1500 гә якын укытучы катнашкан. Муниципаль турларда җиңү яулаган 50 мөгаллим республика этабына Казанга килгән. Алар өчен 22 нче апрельдә башланган 4 көнлек сынау башкаланың 39 нчы санлы мәктәбендә узган.
Беренче, икенче һәм өченче урын ияләрен котларга чыгып, Илдар Халиков укытучылар бәйгесенең 21 нче мәртәбә үткәрелүен искәртте. Аның әйтүенчә, бәйгедә катнашырга җөрьәт иткән барлык укытучылар үзләренең һөнәри үсешендә бик зур җитди этап кичерә. “Өлкән буын вәкилләре минем белән килешер, әле беркайчан да мәгариф тармагына карата мондый җитди игътибар күзәтелгәне булмады. Хезмәт хакы үсеше, мәктәпләрне заманча җиһазлау шул хакта сөйли. Соңгы елларда мәгарифкә бүлеп бирелгән 7 миллиард сум акча да шул игътибарның дәлиле. Системада барлыкка килгән грантлар да мөгаллимнәргә югарыга омтылырга һәм үзенең иң булдыклысы икәнен исбатларга мөмкинлек бирә”, - дип белдерде Илдар Халиков. Хөкүмәт башлыгы бәйгедә катнашкан барлык мөгаллимнәрне Татарстан Президенты исеменнән тәбрикләп: “Сез барыгыз да – җиңүчеләр! Барыгызга да катлаулы, әмма мактаулы, фидакарь эшегез өчен зур рәхмәт! Бәйгедә катнашуыгыз белән, сез халык язмышына битараф булмавыгызны күрсәтәсез”, - диде. Илдар Халиков әйтүенчә, бүген укытучыларның хезмәтенә баш иеп, аларны хөрмәтләү йөзеннән бик күп чаралар гамәлгә ашырыла, алар һаман арта бара. Премьер-министр бер күч дәфтәр тикшереп, йокысыз төннәр үткәргән, уңышлары өчен укучылары белән бергә сөенеп, уңышсызлыклары өчен бергә көенгән укытучыларга тагын бер кат тирән рәхмәтен җиткереп, бүләкләүгә күчте.
Беренче урынга Казанның 143 нче санлы мәктәбенең тарих укытучысы Сергей Шадрин лаек булды. Икенче урынны Түбән Каманың 22 нче санлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Городилова, өченче урынны Буа шәһәренең 2 нче санлы лицеенда физика укытучысы Ләйсән Вәлиева яулады. Сергей Шадринга статуэтка, диплом, Рено Логан автомобиле ачкычлары һәм 50 мең сумлык туристик сәфәргә сертификат тапшырылды. Икенче һәм өченче урын ияләре исә шулай ук диплом, статуэтка, 20 һәм 30 мең сумлык туристик сәфәргә юлламалар, 100 һәм 150 мең сумлык акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Калган лауреатлар һәм номинацияләрдә җиңүчеләр 20 шәр мең сум күләмендәге премиягә лаек булды. Бәйгенең республика этабында катнашкан һәммә 50 мөгаллим иганәчеләрдән төрле бүләкләр белән кайтып китәчәк. Алар арасында аквапаркка билет, косметика һәм парфюмерия кибетләр челтәреннән наборлар һәм башкалар бар.
Абсолют җиңүче исә сентябрь-октябрь айларында “Ел укытучысы-2013” Бөтенроссия конкурсында Татарстан данын якларга юл тотачак. Мәктәптә укыту буенча 8 елга якын стажы булган 28 яшьлек Сергей журналистларга хис-кичерешләре белән уртаклашып, гомердә дә мондый дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулаячагына ышанмаганы турында әйтте. Конкурста катнаш, дип бигрәк тә бергә эшләүче хезмәттәшләре үгетләгән.
Бәйрәмдә бүләкләр мулдан булды: автомобиль ачкычлары бүген абсолют җиңүчегә генә түгел, ә 45 муниципаль берәмлектә мәгариф идарәсе җитәкчеләренә дә бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус шуның өчен 30 миллион сум акча бүлеп биргән. Шулай итеп, аларга “Пежо” маркалы автомобиль ачкычлары тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы җыр-бию чыгышлары белән үрелеп барды. Филүс Каһиров, Резеда Галимова һәм төрле бию коллективлары чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз