Соңгы өч атнада капиталь ремонт башланган күп фатирлы йортлар саны 79 булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Ул республика программалары гамәлгә куелышы турында хәбәр итте. Искә төшерик, киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар башлыклары белән видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Быел ТР 41 муниципаль берәмлегендә (Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чирмешән муниципаль районнарыннан кала) 811 күпфатирлы йортта 4,35 млрд. сумлык капремонт үткәрелергә тиеш.
И.Фәйзуллин сүзләренә караганда, капиталь ремонтка тиешле акчаның республика өлеше алучыларга тапшырылган; подрядчы оешмалар сайланган.
Күпфатирлы йортлар салу өчен җир участокларын кадастр учетына куюны дәлилләүче документлар әзерләү буенча эш дәвам итә. Министр искәртеп узганча, быел барлык күпфатирлы йортлар кадастр учетына куелырга тиеш.
“Чиста су” федераль максатчан программа кысаларында Татарстан федераль бюджеттан 5 объектны ремонтларга 43,6 млн. сум күләмендә субсидия алган. Газлаштыру фонды Буа, Тукай һәм Чирмешән районнарында өч объектта су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләнгән.
Агымдагы елда ТРның 22 районында 318 йортта 4,88 меңнән артык фатирда ягулык системасын индивидульләштерү планлаштырыла.
Барлык районнарда да диярлек мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләр башланган. Ирек Фәйзуллин Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында бу процессны тизләтүне сорады. Агымдагы елда капиталь ремонтлау тиешле мәктәпләр исемлегенә 162 муниципаль мәктәп кертелгән (Казанда 20) һәм 7 махсус (коррекцион мәктәп). Бу эшнең гомумбәясе 2,5 млрд. сум тәшкил итә.
Беренчел медицина ярдәме күрсәтү сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелеше һәм ремонты программасы буенча эшләр планлаштырылганча бара, дип белдерде И.Фәйзуллин. Быел 417 объектта, шул исәптә 75 ФАПта эш алып барылачак.
Татарстан Президенты республика программалары кысаларында төзелгән һәм ремонтланган объектларны тиешенчә файдалануга аерым игътибар җәлеп итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, барлык объектлар да ел саен тикшерелергә тиеш. “Механизмны уйлап бетерү зарур. Бәлки ниндидер грантлар билгеләргә, ниндидер конкурслар үткәрергә кирәктер. Баланста тотучы оешмалар объектларны карап торырга тиеш. Без төзибез, аннары бу беркемгә кирәк булмавы кызганыч”, - диде ТР Президенты.