Татарстанда 708 күпбалалы гаилә дәүләт программасы кысаларында бушлай алган җир участокларында шәхси йортларын төзи башлаган

2013 елның 27 апреле, шимбә

Бүгенге көндә Татарстанда 708 күпбалалы гаилә дәүләт программасы кысаларында бушлай алган җир участокларында шәхси йортларын төзи башлаган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде.

27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, бушлай җир участогына дәгъва белдерүче гражданнар исемлегенә 20881 гаилә кергән. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада өч яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә 17128 җир участогы бирелгән, бу исемлеккә кертелүчеләрнең 82,03 проценты дигән сүз. Гаиләләргә тапшырылган җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы 1,9 мең гектар тәшкил итә.

А.Хамаев сүзләренә караганда, 1080 гаилә тәкъдим ителгән җир кишәрлегеннән өч тапкыр баш тарткан, бу аларны исемлектән төшереп калдыруга нигез булып тора. “Яшел Үзәндә 184 гаилә җир кишәрлегеннән баш тарткан, Лениногорскида – 119, Актаныш – 109, Мамадыш – 83, Әлмәт - 82”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, бушлай җир кишәрлекләреннән баш тартуның төп сәбәбе – гражданнарның район үзәгендә һәм шәһәрдә җир участогы алырга теләве. Бу гражданнарның җир участогы алу мөмкинлеге саклана, дип ассызыклады А.Хамаев. Закон нигезендә, өч тапкыр баш тарткан гражданнар бер ел дәвамында яңадан гариза бирә ала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International