Республикада чәчү эшләре дәвам итә, әмма акрын бара. Татарстанда планлаштырылган 1,8 млн. гектар кырның 13 процентында чәчү эшләре төгәлләнгән. Аграрийлар шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү эшенә керешкән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Буа районында 27 процент мәйданда чәчү эшләре башкарылган, Зәйдә – 25, Апас – 22, Тәтештә – 21, Чүпрәледә – 20, Нурлатта һәм Азнакайда 19 ар. Республиканың төньяк районнарында чәчү эшләре соң башланган, туфрак дымлырак булу сәбәпле чәчү эшләре тоткарлана.
Марат Әхмәтов язгы кыр эшләрен активлаштырырга чакырды. “Иртәнге якта эшкә керешү зарур. Кичә иртән ТР Премьер-министры белән Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле районнарында булдык – иртән кырларда техника аз. Кире кайтканда кырларда техника күп, әмма кадерле вакыт әрәм булган иде. Һәр җитешсезлек уңыш аз булуга сәбәп.”, - дип билгеләп үтте М.Әхмәтов.
“Һава шартлары яхшы булганда, эшләрне оештырып калырга, һәр көннән файдаланып калу зарур”, - дип ассызыклады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.