Казанга Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов килде

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанга Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов килде.

Абдулла Арипов 29-30 апрельдә Казанда узачак Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашачак.

Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Евразия икътисади берлеге – халыкара икътисади интеграция оешмасы, аның составына Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан керә. Күзәтүче дәүләтләр статусына Молдавия, Үзбәкстан һәм Куба ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International