Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “Турк Капитал Холдинг” компаниясе арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды
2008 елның 25 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “Турк Капитал Холдинг” компаниясе арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ягыннан – Марат Сафиуллин, “Турк Капитал Холдинг” ягыннан компаниянең башкаручы директоры Фәваз К. Әл-Исса (Fawaz K. Al-Issa) кул куйды.
Кул кую церемониясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аның сүзләренә караганда, килешү республика белән “Турк Капитал Холдинг” компаниясе арасында ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек турында алдан сөйләшенгән нәрсәләрне тормышка ашыруда беренче адым булды.
Фәваз Әл-Исса әфәнде “Турк Капитал Холдинг” “Кувейт Финанс Йорты” ның (KFH - Kuwait Finance House) бүлендек компаниясе булуын, аның устав капиталы 150 млн. АКШ доллары тәшкил итүен искәртеп үтте.
“Турк Капитал Холдинг” эшчәнлегенең төп юнәлеше – Төркия, Казахстан, Азәрбайҗан, башка ислам илләре территорияләрендә тормышка ашырыла торган проектларга инвестицияләр кертү.
Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин бүгенге көндә кайбер перспектив проектларга капитал салу өчен ислам финансларыннан файдалануның республика өчен кызыклы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, “Турк Капитал Холдинг” (75 %) һәм Татарстан Республикасы (25 %) катнашында уртак предприятие төзү турында килешенгән иде инде. Аның устав капиталы якынча 10 млн. АКШ доллары тәшкил итәчәк.
Киләчәктә уртак предприятие Татарстан Республикасының девелопер базарын үстерүгә ярдәм итәр дип уйланыла (“Миллениум Зилант Сити компаниясе белән берлектә Казансу елгасының уң ярында төзү проекты).
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Турк Капитал Холдинг” компаниясе җитәкчелегенә Казанда 2013 ел Универсиадасына хәтле төзеләчәк объектларга (кунакханәләр, спорт корылмалары) турыдан-туры капитал салу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. “Без проектларыбызга кредит биреп кенә калмыйча, капитал салуда да катнашучы чит ил инвесторларына ярдәм итәргә әзер”, - диде ул.
Белешмә өчен:
Кувейт Финанс Йорты (KFH - Kuwait Finance House) Кувейтта 1977 елда төзелә. Бүгенге көндә KFH кулланучылар банкингы, милек һәм лизингны финанслау, турыдан-туры инвестицияләр һәм инвестиция портфельләре кебек шәригать банк хезмәтләре тәкъдим итә. Кувейт Финанс Йортының Азия төбәгендә вәкиллекләре бар. 1989 елда Кувейт Финанс Йорты Төркиягә килә.
Төркия Хөкүмәте белән (паритетлы нигездә) Кувейт Финанс Йорты гомуми активлары 4 млрд. доллар күләмендә бәяләнгән банк оештыра.
Соңрак 150 млн. доллар күләмендәге устав капиталы булган “Турк Капитал” компаниясе төзелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз