Алексей Песошин КНИТУ-КАИ коллективына ректор вазифасын башкаручыны тәкъдим итте

2021 елның 14 мае, җомга

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин КНИТУ-КАИ гыйльми советы утырышында катнашты.

Искә төшерәбез, Алексей Песошин – югары уку йортының Попечительлек советы рәисе.

Утырыш кысаларында коллективка ректор вазисын башкаручы Тимур Алибаев тәкъдим ителде.

Тимур Алибаев А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ ректоры вазифасын башкаручы итеп РФ фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков приказы белән билгеләгән иде.

Алексей Песошин мәгариф учреждениесенең югары квалификацияле кадрлар әзерләвен һәм профессиональ укытучылар коллективы булуын искәртте. Иң мөһиме – алга таба хәрәкәтне дәвам итү, диде ул.

Алексей Песошин 2013 елдан бирле университетны җитәкләгән Альберт Гыйльметдиновка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанда мәгариф үсешенә зур өлеш кертүе өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

ТР Премьер-министры Тимур Алибаевка яңа урында уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International