Бүген Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында “СМАРТ Сити Казан” проектына рәсми старт бирелде.
Берләшкән Гарәп Әмирлеге Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “СМАРТ Сити Казан” проекты “акыллы шәһәр” принцибы буенча, урбанистика һәм инженерлык инфраструктурасы өлкәсендә халыкара тәҗрибәне һәм соңгы еллардагы казанышларны исәпкә алып барлыкка китерелгән. Проект Татарстан Республикасы икътисады тармакларын стимуллаштыру һәм үстерү максатларында эшлекле, мәгариф, фәнни-техник активлыкны үстерү өчен гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов вакыйганың мөһимлеген ассызыклады. “Безнең исәпләвебезчә,“СМАРТ Сити Казан” проекты безнең икътисад өчен бик перспективалы һәм без аңа зур өметләр баглыйбыз", - диде, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов.