Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлеге Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм белән әңгәмәсе булды

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлеге Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм белән әңгәмәсе бүген Дубайда Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды.

ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов хәбәр иткәнчә, әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм галиҗәнаплары сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм фәнни-мәгариф хезмәтәшлек перспективалары турында сүз барды. Яклар Россия Федерациясенең регионы буларак Татарстан Республикасы һәм Дубай әмирлеге арасында берничә өлкәдә хезмәттәшлек киңәя баруы, бизнес-делегацияләр белән алышу, шуннан тыш, берничә Татарстан предприятиесе БГӘ территориясендә бизнесын үстерүе турында ассызыкладылар.

Рөстәм Миңнеханов һәм Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм галиҗәнаплары Дубайда Татарстан Республикасы вәкиллеген ачу турында килешүне төзү мөмкинлеге буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International