Татарстанда “чит илгә чыгу тыелган” 8 меңнән артык кеше исәпләнә

2013 елның 30 апреле, сишәмбе
Суд карары белән акча түләргә тиеш булып та, түләмәгән бурычлыларны Россия Федерациясе чикләреннән чыгармау турында быел тулыр-тулмас 4 айда Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан 3455 карар чыгарылган һәм аларның гомуми бурычы - 1 млрд. 150 млн. сум. Шулардан 184 бурычлы, чит илгә чыгармаганга күрә, 40 млн. сумнан артык гомуми суммада бурычын каплаган. Былтыр шушы ук вакытта 2500 татарстанлыга карата шундый чара кулланылган иде, дип, быел бурычлылар саны артуына игътибарны юнәлтте бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Радик Ильясов.

Бурычлы гражданнар Куркынычсызлык федераль хезмәтенең (ФСБ) чик сакчылыгы хезмәте мәгълүмат базасына кертелә һәм ул, бурычын түләми торып, чик сызыгын уза алмый. Әле бурычын каплаганнан соң да андый чикләүне алу процедурасына 10 тәүлеккә кадәр вакыт китә, шуңа күрә, килеп терәлгәч кенә бурыч түләү гражданнарга зур гына кыенлыклар тудырырга мөмкин. Хәзерге вакытта шушы мәгълүмат базасында чит илгә чыгу тыелган 8 меңнән артык кеше турында белешмә бар, аларның гомуми бурычы – 3 млрд. сумның теге ягы. “Алар арасында артистлар, спортчылар, бизнесменнар яисә ялга, дәваланырга барырга теләүчеләр булыр, ләкин эшчәнлек төренә карап ниндидер ташламалар юк. Шулай да, кичекмәстән чит илдә дәвалану максаты белән сәфәргә кузгалучының хәленә кереп, нибары 1 сәгать эчендә мәсьәлә уңай хәл ителә”, - дип аңлата Р.Ильясов.

Җәйге ял сезоны җитү белән, чит илләргә баручылар саны арта, шуңа күрә, гражданнар бурычлары бармы-юкмы икәнен белешеп, бурычы булса, соңыннан проблема килеп чыкмасын өчен, алдан ук түләү хәстәрен күрсен – без шундый киңәш бирәбез, дип татарстанлыларга мөрәҗәгать итә ТРның баш суд приставы Радик Ильясов. Моның өчен идарәнең www.r16.fssprus.ru сайтына кереп, “Банк данных исполнительных производств” турысына басарга һәм тулы исем-фамилияңне җыярга кирәк. Шулай ук Android, iPhone, WindowsPhone кебек мобиль җайланмалар аша да белешү, хәтта башкарма производство барышы турында мәгълүматны яздырып алу (подписка) мөмкинлеге бар. Ә инде чит илгә чыгуда тыю салынганмы-юкмы икәнне суд приставлары хезмәтенең район бүлегеннән белешергә була, дип киңәш итә Р.Ильясов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International