Thomson Reuters компаниясе «Смарт Сити Казан»ның мәгълүмати партнеры булды

2013 елның 1 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле халыкара мәгълүмат агентлыгына интервью бирде һәм компаниянең Дубайдагы вәкиллегендә булды.

Искә төшерик, элегерәк (Татарстан Республикасының икътисадый потенциалын 2012 елның нояберендә Лондонда тәкъдир итү вакытында) Thomson Reuters компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасына килә дип сөйләшенгән иде. 2013 елның гыйнвар азагында Thomson Reuters компаниясе вәкилләре Татарстанга килделәр һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстанның әйдәүче югары уку йортлары җитәкчелеге белән очрашулар уздырдылар.

Бүген Дубайда Татарстан Республикасы һәм Thomson Reuters компаниясе вәкилләре белән очрашу узды, аның барышында сүз мәгълүмати хезмәттәшлек турында барды. Thomson Reuters компаниясе вәкилләре товар-чимал һәм финанс базарлары, Ислам финанслары, интелектуаль милек, фән һәм мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү ниятләрен белдерделәр. Шулай ук яклар Татарстан Республикасында компания вәкиллеген ачу буенча фикер алыштылар һәм тиешле килешүгә имза салдылар.  

Татарстанда Thomson Reuters “Смарт Сити Казан”ның эшлекле инфраструктурасында һәм мәгълүмат сервисларын үстерүдә катнашу мөмкинлеген өйрәнергә планлаштыралар. Яклар төрле өлкәләрдәге, шул исәптән интелектуаль милек, фән, инновацияләр, энергетика һәм Ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксыну күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Thomson Reuters компаниясе белән мәгълүмаити хезмәттәшлек кирәклеген белдерде. “Татарстан Републикасы Инвестицион үсеш агентлыгы сезнең белән актив хезмәттәшлек итәчәк”, - дип ышаныч белдерде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International