Татарстан Президенты Индонезиягә килде

2013 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасына визит белән килде. Джакарта аэропортында аны Россиянең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Михаил Галузин каршы алды. Татарстан делегациясе составына ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәчесе Радик Гыйматдинов, республиканың  инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан  Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, "Ак Барс “холдинг компаниясе" гендиректоры Иван Егоров, Горький исемендәге завод директоры  Ренат Мистахов һәм Татарстан бизнесының башка вәкилләре керә.

Визит кысаларында Татарстан Президентының кайбер Индонезия министрлары, Джакартта укучы Татарстан студентлары белән очрашуы планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе шулай ук Индонезия Сәүдә-сәнәгать палатасында булачак, анда Индонезия һәм Татарстан эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International