Татарстан Президенты Индонезия сәнәгать министры урынбасары белән очрашты

2013 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Джакартага визиты барышында Индонезия Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Алекс Ретраубун белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәчесе Радик Гыйматдинов, ТР  инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан  Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, “Ак Барс “холдинг компаниясе" гендиректоры Иван Егоров, Горький исемендәге завод директоры  Ренат Мистахов, “КАМАЗ” ААҖ генеральдиректоры урынбасары Евгений Пронин, “Казан  вертолетлар заводы” ААҖ генераль директоры урынбасары Валерий Пашко катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасарына Татарстанның икътисадый потенциалы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бер яктан, Россиянең ВТОга керүе Татарстан экспортер компанияләре өчен яңа мөмкинлекләр ача, шул исәптән Индонезия базарында да. “Әмма Индонезия компанияләре Россия базарына игътибарлырак булсалар, яхшы булачак”, - дип белдерде республика Президенты. Ул ТР җитәкчелегенең чит ил инвесторларына Татарстанда эшләү өчен уңай шартлар тудырачагына ышандырды.

ТР Президенты, аның карашынча, Индонезия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен игълан итте. "Мин ышанам ки, Россиянең Индонезиядәге илчелегенең һәм шәхсән илченең актив эше, шулай ук сезнең ярдәмегез безнең планнарны гамәлгә ашыруда зур таяныч булачак”, - дип мөрәҗәгатьитте Рөстәм Миңнеханов илнең  сәнәгать министры урынбасарына.  

Үз чиратында Алекс Ретраубун Татарстан делегациясе вәкилләренә Индонезия икътисады турында сөйләде. 2012 елда илнең ВВП үсеше 6,23% тәшкил иткән. Нефть-газ секторы үсешен исәпкә алмыйча, җитештерү секторы үсеше 6,4%. ВВПда нефть-газ секторы өлеше 24%,калган сәнәгатькә 67% туры килә. Сәнәгать министрының беренче урынбасары сүзләренчә, Индонезия азык-төлек продуктлары, металл, ашламалар, каучук җитештерүдә, транспорт секторында һәм текстиль сәнәгатьтә куәтле.

Ил Хөкүмәте бурычларыннан берсе, Алекс Ретраубун сүзләренчә, илдәге инвестицион климатны яхшырту. Моның өчен, аерым алганда, Хөкүмәт тарафыннан чит ил инвесторларына өстенлек бирү буенча программа расланды.

ТР Президент билгеләп үткәнчә, Индонезиянең икътисадый потенциалы һәм Татарстанның эре компанияләре өчен җәлеп итү көче зур. Горький исемендәге завод, Казан вертолетлар заводы һәм "КАМАЗ" ААҖ вәкилләре Индонезия белән агымдагы хезмәттәшлек турында сөйләделәр. Мәсәлән, КВЗ илгә 12 машина җибәргән, Индонезия очучыларын өйрәткән һәм яңа заказлар алырга әзер.

Индонезия Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары белдергәнчә, хәзер чит ил хәрби техникасын сатып алу өчен Хөкүмәт тарафыннан шактый акчалар бүлеп бирелгән, Казан вертолетлар заводы да Индонезия заказларына дәгъва кыла.

"КАМАЗ", генераль директор урынбасары Евгений Пронин сүзләренчә, Индонезия өчен уңъяк рульле йөк машиналарының беренче партиясен әзерләгән инде, ә киләчәктә ул җыю җитештерүен булдырырга планлаштыра.

Горький исемендәге суднолар төзелеше заводы үз продукциясен Индонезия күргәзмәсендә тәкъдим итте. Алекс Ретраубун сүзләренчә, утраудагы ил өчен төрле суднолар кирәк, һәм ул Татарстан предприятиесе экспозициясе белән аеруча кызыксынды.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләренең Индонезия белән уңышлы хезмәттәшлегенә һәм киләчәктә эшлекле багланышлар урнашуга өмет белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International