27 апрельдә ТР муниципаль районнарында узган шимбә өмәсендә 232 меңнән артык кеше катнашкан. Барлыгы 1,5 мең берәмлектән артык техника җәлеп ителгән, каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 123 мең куб метрдан артык калдык озатылган, 19 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров шундый мәгълүматлар яңгыратты. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Аның эшендә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Казанда узган гомумшәһәр өмәсенә килгәндә, санитар ике айлык башланганнан бирле шәһәрне чистарту чараларында 139 меңнән артык кеше катнашкан. Әлеге чаралар барышында шәһәр полигоннарына 122 мең куб метр төрле калдык чыгарылган. 4600 агач һәм 8878 куак утыртылган.
Республика буенча калдыклар белән эш итү өлкәсенә кагылышлы 2487 хокук бозуга чик куелган. Нәтиҗәдә 849 беркетмә төзелеп, 3 млн 937 мең 400 сумлык штраф салынган. 19 материал чаралар күрү өчен прокуратура органнарына юлланган.
Санитар-экологик ике айлык барышында рөхсәтсез калдыклар урнаштырылган 620 урын ачыкланган (гомуми мәйданы 396 мең кв метрдан артык).