Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Чистай үсешенең яңа чорына нигез салабыз”
2013 елның 4 мае, шимбә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чистай районына эш сәфәре барышында төзелеп килүче “Чистай” индустриаль паркы территориясендәге беренче 2 предприятие нигезенә таш салуда катнашты.
Исегезгә төшерәбез, биредә индустриаль парк проекты шәхси-дәүләт партнерлыгы шартларында ТР Хөкүмәте тарафыннан расланган комплекслы инвестиция планы һәм Чистайны үстерү буенча 2015 елга кадәр исәпләнгән максатчан программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Кече шәһәрләргә ярдәм буенча федераль программа кысаларында әлеге проектны финанслауга 592 млн сум бүленгән.
Индустриаль паркның гомуми мәйданы 292 гектар. Бүгенге көндә аның территориясендә 1-13 гектар мәйдандагы 35 участок межаланган. Участокларга кирәкле коммуникация үткәрелгән, аларга индустриаль парк резидентлары түләүсез ялгана ала. Алар шулай ук төзелеш чорында һәм предприятие проект куәтенә чыкканчы (7 елга кадәр) җир салымыннан, җиргә аренда түләвеннән азат ителә. Резидентлар өчен милек салымы белән керем салымы да киметелә.
Бүгенге көндә индустриаль парк территориясендә 4 компания-инвестор белән производстволар төзүгә кагылышлы килешүләр имзаланган. Инвестицияләрнең гомуми күләме 12 млрд сумга якын. Бу производстволарда эш урыннары саны 1 меңнән артык кешегә исәпләнгән.
Президент беренче ике заводның нигезенә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать язылган капсулалар салу тантанасында катнашты. Әлеге заводларның берсе - “Дельрус” халыкара фәнни-җитештерү компаниясенең медицина кулланылышындагы эшләнмәләр җитештерү буенча махсуслашкан производствосы, икенчесе -“СКД Инвест” ҖЧҖ аз катлы төзелешләр өчен комплектлар җитештерү производствосы булачак.
ТР Президенты тантанада ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте элек тә Чистай районына инвесторлар җәлеп итү буенча омтылышлар ясаган, әмма ул вакытта алар уңышлы тәмамланмаган. Моношәһәрләргә ярдәм буенча федераль программа кабул ителгәч кенә вазгыять үзгәргән. Әлеге программа индустриаль парк төзелешен башларга мөмкинлек биргән.
ТР башлыгы фикеренчә, беренче ике проектның уңышлы гамәлгә ашырылуы мөһим, яңа резидентларның килүе шуннан торачак. “Чистай эшләүчеләр саны, һөнәри дәрәҗәсе буенча конкурентлы шәһәр: ул географик яктан бик уңайлы урында урнашкан”, -ди Рөстәм Миңнеханов.Ул инвесторларга республика һәм муниципалитет җитәкчелегенең кирәкле ярдәм күрсәтәчәген ышандырды. “Проектларыгызның уңышы өчен без сезнең белән тигез дәрәҗәдә җаваплы. Без сезнең белән Чистай үсешенең яңа чорына нигез салабыз. Шәһәр шундый проектларга мохтаҗ”, - дип басым ясады ТР Президенты.
ТР Президентын эш сәфәрендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм вице-премьер-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Тантанага кадәр Президент Чистай районы авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов төбәктә язгы чәчү кампаниясен 15 майга кадәр төгәлләргә планлаштыруларын җиткерде.
“Татар-информ” ИА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз